Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рәфинә Ганиуллина: Әнине санга сукмаган чакларны уйлап, үзәк өзелә…

Аны башка бер җырчы белән дә бутап булмый. Тавышы, сәхнәдә үз-үзен тотышы, иҗаты башкалардан аерылып тора. Үзе чибәр. Тормышы, балачагы гыйбрәтле. Сүз – җырчы Рәфинә Ганиуллина турында.

– Әниебез 2016 елның көзендә инсульт кичерде. Шундый авыр хәлдән соң аның әкренләп тормышка кайтуы үзе бер могҗиза! Әнине биш кыз чиратлап карыйбыз. Әле беребездә, әле икенчебездә кунак кызы булып йөри. Актив, җир җимертеп эшләп йөргән кешенең шушы чир белән аяктан егылуы гына кызганыч. Хәзер күпне күргән, гомер иткән әнине санга сукмаган чакларны уйлап, үзәк өзелә… — дип сөйләгән җырчы «Акчарлакка».
 – Әтинең ялгышы – үзен җиңә алмавында. Шуңа күрә безне үстерергә ярдәм итә алмады. Хәзер ул үзенең хатасын таный, ләкин гомер узган. Без аны ничек бар – шулай кабул итәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рафина Ганиуллина