Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

РФ Мөселман-эшмәкәрләр ассоциациясе президенты 2021 елда Россия мөселманнар оешмасы ТОП-10 персона исемлегендә

2021 елда Россиядә ислам җәмгыятенең үсеш векторын билгеләгән мөселман эшлеклеләре исемлегенә РФ агросәнәгать комплексы президенты Айдар Шаһимәрданов керде.

ТОП-10ны «Дин бүген» мәгълүмат-консалтинг компаниясе билгеләде. Бәйсез экспертлар берләшмәсендә билгеләп үтелгәнчә, рейтингка дини лидерлар гына түгел, узган ел ил өммәтен үстерүдә аерым роль уйнаган эшлеклеләр дә кертелгән.

Исемлектә: Россия Федерациясе вице-премьеры Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов, Россия мөселманнары диния җыены мөфтие Альберт Крганов, Ерак Көнчыгыш мөфтие Рамазан Алиев, Болгар ислам академиясенең яңа башлыгы Айнур Тимерханов, Россия ислам университеты ректоры Артур Сөләйманов һәм Россия Федерациясе Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов.

Айдар Шаһимәрдәнов җитәкчелегендәге РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе илдә Ислам бизнесын үстерү буенча киң колачлы эшчәнлек алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев