Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Резидә Сәлахова: «Артем Пискунов исемле кеше ирем булыр дип уйламаган идем»

Бүген сезне Кәрим Тинчурин театры артистлары Артем Пискунов һәм Резидә Сәлахова гаиләсе белән таныштырабыз. Әлеге әңгәмә ТНВ каналында баручы «Адәм белән Һава» тапшыруыннан алынган. 

— Артём белән танышканда, сиңа бары тик 14 яшь булган. Танышуыгыз ничек исеңдә калды? 
— Артём Пискунов исемле кеше минем ирем булыр дигән фикер башыма да килмәдем. Мин, гомумән, гел татар егетенә кияүгә чыгам дип уйлый идем. Рус егетләре белән йөргән кызларга: «Татар беткән мени инде сиңа?», — дип карый идем. Артем үзебезнең милләт кешесе, ләкин шулай да гомеремдә дә иремнең исеме Артем булыр дип башыма да китермәгән идем. Интернетта бер апа язган иде: «Гөлшаһидәне уйнаганнан соң, шундый яраткан идем сине, ә син бит руска кияүгә чыккансың икән». Имеш, хәзер әлеге ханым мине инде яратмый. Ул көрәшен егете, үзебезнең кеше. 
— 14 яшьтә син нинди идең? 
– Мин хәзер дә шаян, шук, бераз хулиганрак кеше. 14 яшемдә, гомүмән, малай кебек идем. Шулай да хәзер артист буларак, чибәр булып йөрергә кирәк икәнен аңлыйм. Сәхнәдә дә комик, шаян рольләрне уйнау миңа җиңелрәк. 
— Артём белән тиз арада йөри башламагансыз. Нишләп? 
— Кайда инде, 14 яшь. Нинди мәхәббәт ди?! Артем үзе нәни генә, үзе түгәрәк, сипкелле иде. Мин аңа егет кешегә кебек игътибар да итмәдем. Ул кечкенә вакытында колобокка охшаган иде. Кем уйлаган менә шушындый матур егеткә әйләнер дип. 
— Артемны нишләп интектердең? 
— Интектермәдем, урау юллар аша килергә язгандыр. Нинди Пискунов инде?! Юк! Мин 18 яшьтә эшкә кердем дә, егерме яшемдә нәрсәдер үзгәрде. 
— Кияүгә чыкканыңны сизми дә калдым, дисәм, ялгышмаммы? 
— Юк, озак уйладым. Хатын-кыз һәм ир-ат өчен һөнәр сайлау һәм гаилә кору — дөньяда иң мөһим нәрсәләр. Гаилә корыр алдыннан мин озак уйладым. 2013 елда Артем, мине Санкт-Петербург шәһәренә алып барды һәм шунда тәкъдим ясады. Әни сайлаган һөнәремнең үзенчәлекле булуын искә төшереп тора иде. «Сине аңлый торган кеше булганда, алам, дип торганда, чыгарга кирәк», — диде әни. Ләкин мин әзер түгел идем, чөнки миңа бүгенге кебек рәхәт булыр дип уйламадым. 
— Үз әти-әниең турында нәрсә сөйли аласың? Нинди гаиләдә үстең син? 
— Әти-әниләр, Аллаһка шөкер, исән-саулар. Алар үрнәк булырдай кешеләр. Күршеләр дә мактап кына сөйлиләр. «Менә алар ярдәм иттеләр инде», — диләр. 
— Ә иреңнең әти-әнисе нинди кешеләр? 
— Алар искиткеч тырыш кешеләр. Үз авылларында аларны иң дәрәҗәле гаилә дип күрәләр.

Дәвамы киләсе санда.

--- ТНВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев