Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Резидә Кадыйрова: «82 яшьлек бабай «акчаны аз бирдегез» дип тавыш кубарды»

Җырчы Резидә Кадыйрова – ике бала әнисе. Уллары бик тәүфыйклы. Олы улы Искәндәргә 32 яшь. Полиция майоры. Кече уллары Идрис быел мәктәпне тәмамлаган. Ике улы да җомга намазларын калдырмыйлар.

«Акчарлак» хәбәрчесенең ниләр борчый дигән соравына җырчы:
 «Гармунчы Сания апаны күмгәндә мәчеттән 82 яшьлек бабай килде: «Акчаны әз бирдегез», – дип тавыш кубарды. Күп биргән идек, югыйсә. Менә шундый бабай эләкте. Аларның акча-сәдака дип башлары әйләнгән. Казан муллаларының күбесе азып бара, бөтенесендә джип машинасы. Кайсыберләре, тегендә-монда барасы бар дип, сәгатькә генә карап утыра. Аерым бәяләр куя башлаганнар. Кешенең, бәлки, мөмкинлеге юктыр? Бәлки, ялгыз яшидер?..» – дип уртаклашкан.

Акчарлак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев