Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Резедә Галиәкбәрова: «Милләтемнең дәрәҗәсен күтәрүдә көч куячакмын»

Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы оештырган «Татар кызы-2019» республикакүләм бәйгесенең финалы узды. Биредә Татарстанның төрле шәһәр һәм ра йоннарыннан килгән 12 кыз катнашты. Яшел Үзән данын быел талантлы якташыбыз Резедә Галиәкбәрова яклады.

Бәйгенең максаты – яшьләрдә мәдәни мирасыбызга кызыксыну уяту, татар телен үстерү һәм популярлаштыру, гореф-гадәтләрне саклау. Республикакүләм конкурс «Татар кызы» халыкара бәйгесе кысаларында өченче ел уздырыла. 
Резедә Галиакбәрова Яшел Үзән шәһәренең мәгъ рифәт һәм тәрбия учагы булган 5нче гимназияне тәмамлаган. Җыр-моңга булган сәләте аңа, мөгаен, әти-әнисе Рәис һәм Рәзинәдән күчкәндер. Резедә балалар музыка мәктәбендә Алсу Нәҗметдинова кебек көчле педагогта белем ала. Аннан Казанның Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенә укырга керә, хәзер инде 4нче курста. Уңышлары белән артык мактанасы килми. Әмма кечкенәдән җыр, нәфис сүз остасы бәйгеләрендә катнашып, районыбызга җиңү алып кайтуы аның ни дәрәҗәдә бар яктан уңганлыгы, булганлыгы турында сөйли. 


– «Татар кызы» бәйгесенең финалы минем йөрәгемдә мәңге сакланыр. Бер айга якын вакыт эчендә без, төрле районнардан сайланып алынган 12 кыз, көндәшлек турында, гомумән, онытып, зур тату гаиләгә әверелдек. Бәйрәмнең төп режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин бер репетицияне дә калдырмыйча, безнең белән гаҗәеп тамаша ясады. Шулай ук, искиткеч биюләрне Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова куйды. Бәйге тәмамланса да, кабат репетецияләргә барырга кирәк кебек. Бүген дә кызлар белән элемтәне югалтмыйча, аралашып торабыз. Алга таба да, милләтебезнең дәрәҗәсен күтәрүдә көч куячакмын, – ди бәйгедә «Халык мәхәббәте» номинациясе буенча җиңү яулаган Резедә Галиәкбәрова.
Шушы дәрәҗәле бәйгедә Яшел Үзәннең тагын бер сәләтле кызы, «Яз гүзәле» җиңүчесе Алия Әхмәтова «Ак калфак» оешмасының махсус номинациясендә «Казан гүзәле» дип табылды. Ул «Татар кызы-2019» титулына ия булган Яр Чаллы кызы Азилә Әюпова белән бүген Удмуртия Республикасының Ижау шәһәрендә узачак финалда Татарстан данын яклаячак. Ни өчен ике кыз? Оештыручылар: «Татарстанда җиңүгә лаеклы булган кызлар күп, шуңа күрә ике кызны сайларга булдык», – дип аңлата. Кызларга уңышлар гына телик. Ә инде «Халык мәхәббәте» исеменә лаек булган Резедәне ихластан котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X