Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Республиканың йөз еллык юбилеена зур премьера

Танылган тележурналист Сергей Брилев "Идел, Кама һәм кушылдыклары" фильмын тәкъдим итә.

Бүгенге Татарстан нинди ул - эре халыкара вакыйгалар, махсус икътисадый зоналар, төзекләндерелгән парклар һәм скверлар, сәнәгать гигантлары булган бүгенге Татарстан нинди ул? Һәм нигез салынган көннәрдә ул нинди булган, республиканың бүгенге лидер-регион статусына нинди юл узган?

Бу хакта проект геройлары - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, президент ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, язучы Гүзәл Яхина, актриса Чулпан Хаматова, табиблар, тарихчылар, банкирлар һәм завод эшчеләре сөйли. Фильмны төшерү Казанда, Чаллыда, Мөслимдә, Кама Тамагында, Зөядә узды.

Туган республикабызның матурлыгы һәм хроника кадрлары, язмыш һәм милли традицияләр үрелеше, "Авыр нефть", "Утлы түгәрәк" кебек проектлар авторы, күп кенә сәяси лидерлардан интервью алган журналист Сергей Брилев проектында.

Фильм бу ялларда Россия-24 телеканалында чыгачак. Шимбә көнне, 29 августта, 12.00 һәм 22.00 сәгатьтә. Республика көнендә, 30 августта, 9.00, 14.00 һәм 19.00 сәгатьтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев