Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Республикабыз киләчәге сезнең кебекләр җилкәсендә

Бер ел бер мизгелдә узды да китте. Гадәттә ел ахыры үткән көннәргә нәтиҗә чыгарыр, анализ ясар вакыт. Узган атнада республикада «Иң яхшы ярдәмчел хуҗалык» бәйгесендә җиңүчеләрне ачыкладылар. Бүләкләнүчеләр арасында безнекеләр дә бар. Ул Норлат авылыннан – Гүзәл Шиһапова.

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциа­циясенең XII съезды кысаларында авылны үстерүдә үзеннән зур өлеш керткән уңганнарны тәбрикләделәр.  Исегезгә төшерәбез, бәйгене авыл халкында эшлеклелекне үстерү һәм мөгезле эре терлек, шулай ук шәхси хуҗалыкларда сыер санын арттыру максатыннан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәрде. Бәйгенең беренче өлеше муниципаль этапта, икенчесе министр­лыкта узды. Шулай итеп, һәр йортка район буенча иң күп мөгезле эре терлек туры килерлек, шул исәптән 50 проценты савым сыерлары булган 43 ярдәмчел хуҗалыкның башлыгы сайлап алына.
Бәйге җиңүчеләренә 100 мең сум күләмендә грантны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды.
– Бүген сез ярдәмчел хуҗалыкларны үстерү буенча бер-берегез белән тәҗрибә уртаклаша аласыз. Әлбәттә, авыр хезмәтегезне аңлыйбыз. Бигрәк тә башка урында төп эше булганнарга җиңел түгел. Республикабыз киләчәге нәкъ менә Сезнең кебекләр җилкәсендә, фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт – диде ул изге теләкләрен юллап.

Фото гаилә архивыннан алынды.

Тулырак материал газетаның чәршәмбе санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн районы Норлат авылы бәйге хуҗалык бердәм гаилә Республика бәйгесе

2
X