Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Республика Президенты сайлауларында үзбәкстанлылар Татарстанның 20 районында тавыш бирәчәк

24 октябрьдә Үзбәкстан Республикасы Президентын сайлаулар узачак. Бу көнне сайлау участоклары җирле вакыт белән 8.00дән 20.00гә кадәр Үзбәкстан Республикасының Россиядәге барлык алты генераль консуллыгында: Санкт-Петербург, Казанда, Ростов-на-Дону, Екатеринбург, Новосибирск һәм Владивостокта, шулай ук Үзбәкстан Республикасының Мәскәүдәге Илчелегендә ачылачак.

Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриев билгеләп үткәнчә, Үзбәкстанның барлык гражданнары, даими яки вакытлыча Идел буе федераль округында яшәүчеләр, Казан шәһәре, Спартак урамы, 6нчы йорт адресы буенча генераль консуллыкта теге яки бу кандидат өчен тавыш бирә алачак.

 

"Ләкин без, Татарстанда яшәүче һәр үзбәк кешесендә тавыш бирү өчен Казанга килү мөмкинлеге булмавын аңлыйбыз. Шуңа күрә 14 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр алдан тавыш бирү үткәреләчәк. Бу Үзбәкстан гражданнары өчен уңай шартлар тудыру, шулай ук сайлаучыларның күп булуы өчен эшләнә», - дип сөйләде Насриев.
 

Бу чорда күчмә комиссия төзеләчәк. Алар үзләре яшәгән, эшләгән һәм үзбәкләр иң күп яшәгән урыннарга барачак.

Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы итеп РУ Президентын сайлауларда вакытыннан алда тавыш бирүне уздыру өчен 70тән артык нокта билгеләнде. Аерым алганда, Татарстанда 20 районда, шул исәптән республиканың зур шәһәрләрендә, участоклар формалашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев