Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Республика олимпиадасының йомгаклау этабы

​​​​​​​Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы  2019 елның 31 гыйнварыннан 2 февральгә кадәр туган телдә (рус теле булмаган) мәктәпләрдә укучылар өчен татар әдәбияты буенча  мәктәп укучылары республика олимпиадасының йомгаклау этабын уздыра.

Бу чара Казан шәһәренең Прибольничная урамындагы 15нче йортында була. Керү бушлай.

Олимпиадада катнашу өчен  республиканың 33 муниципаль берәмлегеннән,  Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән олимпиаданың муниципаль этабында җиңгән һәм призер булган  гомумбелем бирү оешмаларының VII-XI сыйныфларында укучы 135 кеше чакырылган.

Олимпиада программасы буенча 31 гыйнварда  катнашучылар урынга килеп теркәлүе планлаштырыла. Ә 1 февральдә олимпиада уздырыла, шулай ук  жюри рәисе һәм әгъзалары катнашында укытучылар өчен семинар укулары оештырыла. 2 февральдә - олимпиаданы ябу тантанасы (Казан шәһәре, Прибольничная урамы, 15нче йорт).

Жюри составына Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының, Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара коммуникация институты галимнәре һәм әйдәп баручы белгечләре кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев