Сәламәтлек саклау министры Марат Садыков республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә булачак кадрлар алмашы турында әйткән иде.
Татарстан Республика клиник онкология хастаханәсе баш табибы эшеннән китте. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Сәламәтлек саклау министрлыгындагы чыганагы әйтте.
Агентлык чыганагы мәгълүматы буенча, аның урынын Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсе баш табибы Илгиз Һидиятов алачак. Бүген иртәнге 8 сәгатьтә аны онкодиспансер коллективына тәкъдим иттеләр.
Моңа кадәр сәламәтлек саклау министры Марат Садыков республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә булачак кадрлар алмашы турында әйткән иде.
"Татар-информ" Татарстанда өч хастаханәнең баш табиблары алышына дип хәбәр итте.
Илсөя Завилейская фотосы.
Нет комментариев