Республика халкына кесә фонарьлары таратылды
Яшәеш

Республика халкына кесә фонарьлары таратылды

Кесә фонарьларын һәм киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементларны җәяүлеләр тарафыннан куллануны популярлаштыру чаралары 5 марттан 18 мартка кадәр уза.

ТР халкы ЮХИДИ инспекторлары һәм яшь юл хәрәкәте инспекторлары кулыннан кесә фонарьлары алды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына республика дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Казан үзәгендә юл-патруль хезмәте инспекторлары җәяүлеләргә киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллану буенча белешмә тараттылар, шулай ук аларны ничек кулланырга икәнлеге турында сөйләделәр.


Нет комментариев