Ренат Мистахов: «Киләсе ел бәхетле мизгелләр исәбен арттырсын»
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Кадерле ветераннар! «Ак Барс «Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән якынлашып килүче Яңа 2025 ел белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Яңа ел бәйрәмнәре – календарьдагы даталарны алыштыру гына түгел, бу йомгаклар ясау, булганнарын аңлау һәм яңа планнар төзү вакыты. Узып баручы елда кыенлыклар күп булды, әмма алар безне берләштерде, көчләребезнең һәм мөмкинлекләребезнең өстәмә резервларын ачты. Катлаулы мәсьәләләрне бергәләп хәл итеп, без яңалыкка өйрәндек, уникаль тәҗрибә тупладык һәм югары нәтиҗәләргә ирештек. Мөмкин түгел кебек тоелган нәрсәләрнең күбесе чынбарлыкка әверелде.
Яңа елны көткәндә без сәгатьләрне генә түгел, уй-фикерләребезне, планнарыбызны, ихлас ниятләребезне һәм киләчәктә дә туган предприятиебез, шәһәребез, республикабыз һәм илебез язмышында актив катнашырга әзерлегебезне дә чагыштырабыз. Безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез һәрберебезнең тырышлыгына һәм кеткән өлешенә бәйле, бердәмлегебез – барлык казанышларыбызның нигезе. Тарихның чираттагы битен ачып, без түземсезлек белән яңа кызыклы проектлар, зур җиңүләр, шатлыклы ачышлар һәм онытылмас мизгелләр көтәбез, гади һәм мәңгелек нәрсәләр турында хыялланабыз – тыныч күк йөзен, якыннарыбызның сәламәт, бәхетле, өйдә муллык булуын, балаларның уңышларына шатлануыбызны, алар белән горурлануыбызны телибез. Туганнарыбызга иң кыйммәтлесен – күңел җылысын, аңлауны һәм яратуыбызны бүләк итә алабыз!
Киләсе ел бәхетле мизгелләр исәбен арттырсын, барлык изге ниятләрне һәм хыялларны тормышка ашырсын, иҗади һәм тотрыклы булсын, яңа казанышлары белән сөендерсен! Кадерле яшел үзәнлеләр, сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм тотрыклылык телибез! Яңа ел котлы булсын!
Ренат МИСТАХОВ, «Ак Барс» Суднолар төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев