Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ренат Мистахов язның иң гүзәл бәйрәме уңаеннан матур теләкләрен юллый

Кадерле хатын-кызлар! «Ак Барс» «Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән иң ихлас котлауларны кабул итегез!

Бу матур яз бәйрәме барлык хатын-кызларга тирән рәхмәт һәм ихтирам символы булып тора, сөйкемле ханымнарга хөрмәт һәм ихлас соклану белдерү өчен тагын бер сәбәп. Сез – сөекле пар канатларыбыз, әниләребез, апаларыбыз, кызларыбыз, дусларыбыз һәм хезмәттәшләребез – тормышыбызны шатлык һәм матурлык белән тулыландырасыз, дөньяны гармониялерәк һәм мәрхәмәтлерәк итәсез. Сез безне авыр минутта хуплыйсыз, уңышка рухландырасыз һәм тормышыбызның мәгънәсе булып торасыз.

Хәзерге хатын-кызлар ир-атлар белән беррәттән тормышның барлык өлкәләрендә дә уңышларга ирешә, шул ук вакытта якыннарын кайгыртып, назлы, ягымлы булып кала бирә. Нәкъ менә бу безгә, теләсә нинди киртәләргә карамастан, алга барырга һәм иҗат итәргә көч өсти. Сез, сөйкемле хатын-кызлар – безнең тугры дусларыбыз һәм зирәк киңәшчеләребез. Без сезнең тормыш оптимизмыгыз, бетмәс-төкәнмәс энергиягез, эшегезне һәм һөнәри казанышларыгызны гаҗәеп нәфислек һәм мөлаемлек белән берләштерә белүегезгә сокланабыз. Сез – безнең илһам һәм гармония, тынычлык һәм иминлек чыганагы. Сез янәшә булганда теләсә нинди авырлыклар да җиңел уза!

Бу язгы көндә сезгә, кадерле хатын-кызлар, күңелегезнең күтәренке булуын һәм ихлас күңелдән җылы теләкләр, рәхмәт хисләре мөмкин кадәр ешрак яңгыравын телибез. Тормышыгыз якты төсләр, елмаюлар, шатлык, һәм якыннарыгызның кайгыртучанлыгы белән тулып торсын. Нык сәламәтлек, уңышлар, иминлек һәм гаиләгезгә игелек телим! Һәрвакыт сөеп, сөелеп яшәгез һәм бәхетле булыгыз!

Ренат Мистахов,
«Ак Барс» «Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев