Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ремонт кампаниясе башлана

Кулланучыларны өзлексез рәвештә ышанычлы, сыйфатлы   итеп электр энергиясе белән тәэмин итү – электр челтәрләре компаниясенең төп бурычы булып тора.

Җиһазларны төзек, эшкә сәләтле хәлдә тоту өчен ел саен аларга техник хезмәт күрсәтү, ремонтлау, модернизацияләү буенча планлы эшләр уздырыла.
 Филиал тарафыннан агымдагы елда ремонт кампаниясенең аеруча әһәмиятле, мөһим юнәлешләре  билгеләнде. Беренче чиратта бу комплектлы трансформатор подстанцияләрен, 0,4-10кВ электр тапшыр­гыч һава линияләрен, 0,4-10кВ  кабель линияләрен ремонтлау.
Ремонт эшләре барышында электр белән тәэмин итүдә өзеклекләр булачак.  План буенча электр энергиясен өзеп тору вакытлары турында мәгълүмат белән Электр челтәрләре компаниясенең рәсми сайтында www.gridcom-rt.ru танышырга мөмкин.
Электр челтәрләре компаниясе тудырылган уңайсызлыклар  өчен гражданнардан гафу үтенә һәм аларның дөрес аңлавына өметләнә.

 «Сетевая компания»  ачык акционерлык җәмгыяте филиалы Идел буе электр челтәрләре»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев