Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Редакциябез бүләкләрен кемнәр отты?

Подписка бәясе артуга карамастан, быел да безнең белән яңа елга аяк баскан укучыларыбыз арасында бүләкләр уйнаттык. Бу – матур традицияләребезнең берсе.

Без инде гади генә район газетасы редакциясе буларак, сезне әллә нинди зур, кыйммәтле призлар белән кызыктыра алмыйбыз. Шулай да, энә дә бүләк, дөя дә диләрме әле, эш аның кыйммәтендә түгел. Шөкер, мул тормышта яшибез, барысы да бар һәм берәүне дә берни белән дә кызыктырып булмый бүгенге көндә. Ә көтмәгәндә бүләк отып кую үзе бер күңелле һәм рәхәт бит ул.

2018 елның беренче ярты еллыгына газетага язылу турында 368 квитанция кабул итеп алдык. Язылып та, квитанция­не юлларга онытканнар, ә инде белеп тә җибәрергә иренгәннәр, әлбәттә, оттырды. Кем белә бит, җиңүчеләр арасында, бәлки, сезнең фамилия дә булыр иде. Аеруча өенә берничә төрле газета-журнал алдыручы гаиләләр соклану уята. Алар өстенлекне телевизор һәм интернетка түгел, ә почта әрҗәсеннән алып кереп укырлык матбугатка бирә. Норлаттан Рауза Сафина – 4, Рушания Мотыйгуллина – 5, Рәмзия Минһаҗева, Дамира Хәйруллина – 3 төрле газета-журнал алдыра.

Ә инде 2018 елның беренче ярты еллыгына язылып, бүләк откан ун укучыбыз белән газетабызның җомга санында таныша аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Призы за подписку Яшел Узэн