Реанимациягә кертәчәкләр
Агымдагы елның 29 маенда «Гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертелде.
Ул дәваханәләрнең реанимация бүлекләрендә һәм интенсив терапия палатасында яткан пациентлар янына туганнарының керә алу хокукына кагыла.
Соңгы үзгәрешләр буенча медицина учреждениеләре шундый бүлекләрдә дәваланган авырулар янына туганнарының, законлы вәкилләренең, гаилә әгъзаларының керүен тәэмин итәргә тиеш.
Ә инде яңа үзгәрешләрне оештыруга гомуми таләпләрне Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы раслаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев