Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Районыбызда милли бәйрәм, Сабан туе – тантана!

Тиздән халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе җитә. Менә шушы көн якынлашканда балачак, яшүсмер чаклар белән бәйле истәлекләр уяна, тагын бер кат шул күңелле чакларга уйларым белән кайтып киләм.

Әбием Камилә безне, оныкларын ияртеп күрше Күгеш авылында яшәүче кызларына Сабантуй бәйрәменә алып бара иде. Әбием үзе дә шушы авылныкы, әти сугыштан кайткач, ул вакытта район үзәге булган Норлатка эшкә урнаша, билгеле әби дә улыннан калмый. Ә кызлары Фагыйлә белән Рәхимә апалар үз авылларына тормышка чыга. Без күбрәк Фагыйлә апаларга килә идек, аларның сигез бала, әле каенанасы Әсмагаян әби белән каенатасы Хәсән бабай да исән иде. Кодагый әбигә Свердлау шәһәрендә яшәүче кызы гел посылкалар, күчтәнәчләр җибәреп тора, ул аларны балалардан яшереп тотар өчен, бәлки, кунак килгәндә табынга куяргадыр, аннан берьюлы ашамасыннар, диепме, агач сандыкка бикләп куя иде. Сигез баланың икесе минем яшьтәге ике игезәк шук малай иде,ул вакыт без 5-6 сыйныфларда укыганбыздыр. Без үскәндә баллы ризык бик эләкмәде бит ул, әбиләренең берәр җиргә киткәнен көтеп торалар да, ике игезәк, сандыкның төбен нәрсә беләндер тишеп, тәм-томны алу юлын таба иделәр. Билгеле, без дә сыйландык ул конфетлар белән, соңыннан кодагый әбидән нык кына эләккәндер үзләренә, әби кечкенә генә буйлы, бик җитез иде.
Игезәк туганнарым икесе дә авылда төпләнеп, гаилә кордылар, кызганычка каршы Равил исемлесе генә, бик иртә фаҗигале төстә мәңгелеккә китеп барды. Ә Гумәр туганым, арада иң чаясы, җор теллесе, тырышы булды. Тормыш иптәше Руфия белән матур гаилә корып, өч балаларын да башлы-күзле итеп, үзләре генә калгач, әле караучысыз әби-бабайларны да тәрбияләп, соңгы юлга озаттылар. Тормыш сөючән, беркайчан йөзеннән елмаю китмәгән туганым, ел саен Сабан туйларына кыңгыраулар тагып бизәлгән аты белән килеп, бәйрәмнең күрке була, ә бала-чагалар өчен әйтеп бетермәслек шатлыклы минутлар бүләк итә. Тирә-күрше авылларга гына түгел, Яшел Үзән, Казан Сабан туйларына кадәр барды ул. Әнә шундый, «ат җене» кагылган туганым бар минем - ул Гумәр Хәсәнов, Күгеш авылы егете!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев