Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Районыбыз тотрыклыгы сезнең кулларда

Милли бәйрәмебезнең төп геройлары әлбәттә – кыр батырлары. Көнне-төнгә ялгап, табыннарыбыз мул һәм икмәкле булсын дип тырышучы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре – механизаторлар, терлекчеләр, яшелчәчеләрнең олы хезмәте бәяләп бетергесез. 

Нәкъ менә язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң уздырыла торган Сабантуйда алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре хөрмәтләнә. Мактау сүзләренә, бүләккә ял белми эшләүче якташларыбыз бик тә лаек.
2019 елның иң булдыклы хезмәт батырлары белән таныш булыгыз:
  Лилия Фәттәхова – «Майский» теплицалар комбинаты» ҖЧҖ яшелчәче-мастеры. Бер квадрат метрдан 187 килограмм яшелчә уңышы җыеп алган.  
  Илсөя Габдрахманова – «Майский» теплицалар комбинаты» ҖЧҖ яшелчәче-мастеры. Бер квадрат метрдан 185 килограмм яшелчә уңышы җыеп алган.
  Раузалия Шәфыйкова – «Майский» теплицалар комбинаты» ҖЧҖ яшелчәче-мастеры. Бер квадрат метрдан 182 килограмм яшелчә уңышы җыеп алган.  
  Илнур Сабирҗанов – «Майский» теплицалар комбинаты» ҖЧҖ механизаторы. Елына 4600дән артык шартлы гектарда эшләгән.
Александр Сакин – «Майский» теплицалар комбинаты» ҖЧҖ машина йөртүчесе. 1 млн. тонна-чакрым.
  Лилия Гаязова – «Күгәй» хуҗалыгы сыер савучысы. 4150 кг сөт сауган.
  Рамил Әхмәтҗанов – «Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ Яшел Үзән филиалында комбикорма җитештерү аппараты белән эшләүче. Елына 7000 тоннадан артык комбикорма җитештерә.
 Оксана Бурукина – «Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ Яшел Үзән филиалында кош караучы. Ул тәрбияләгән кошларның тәүлеклек артымы 64 грамм, кош исәбе сакланышы 96,5 процент.
 Виктория Хон – «Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ Яшел Үзән филиалында ит продукциясен фасовкалаучы. Елына 700 тоннага кадәр ит продукциясен фасовкалый.
 Гөлсия Никитина – «Овощевод» ҖЧҖ терлекчесе. Тулаем артым  – 105,3, уртача тәүлеклек артым – 775 гр.
 Инсаф Вәлиуллин – «Авангард» АҖ механизаторы.

 Виталий Гришин – «Авангард» АҖ механизаторы.
 Илнур Сәлахов – «Тау Иле» хуҗалыгы машина йөртүчесе. Чәчүгә 100 тонна бөртек ташыган.
 Рәмис Гыйләҗев – «ВЗП «Заволжья» ҖЧҖда механизатор. 709 га тырмалаган, 500 га культивацияләгән, 1095 га чәчкән.
 Илнур Хантимеров – «ВЗП «Заволжья» ҖЧҖда механизатор. 621 га тырмалаган, 689 га чәчкән.
 Алмаз Мостафин – «ВЗП «Заволжья» ҖЧҖда механизатор. 450 га тырмалаган, 585 га чәчкән.
 Гумәр Хәялиев – «ВЗП «Заволжья» ҖЧҖда механизатор.
 Фәһим Бикмуллин – «ВЗП «Заволжья» ҖЧҖда механизатор.
 Ринат Уразов – «ВЗП «Заволжья» ҖЧҖда механизатор.
 Азат Бикмуллин – «ВЗП «Заволжья» ҖЧҖда механизатор.
 Азат Хәмидуллин – «ВЗП «Заволжья» ҖЧҖда механизатор.
 Марат Хөсниев – «ВЗП «Заволжья» ҖЧҖда механизатор.
 Рүзинә Хөснетдинова – «Красный Восток Агро» АҖ терлекчесе. Ул тәрбия­ләгән бозауларның сакланышы – ­95 процент,  уртача тәүлеклек артым – 850 гр.
 Гөлшат Хәмитова – «Красный Восток Агро» АҖ терлекчесе. 150 баш яшь бозау карый. Уртача тәүлеклек артым – 950 гр. Тулаем артым 49680 кг.
 Илнар Гыйльфанов – «Залесный» агрофирмасы ҖЧҖ машина йөртүчесе. 2019 елда 3,3 тонна комбикорма ташыган.
 Зилә Зәйнуллина – «Залесный» агрофирмасы ҖЧҖда кош караучы. Кошлар санын 97,6 процент саклаган.
 Раил Гайнуллин – иң яхшы шәхси ярдәмчел хуҗалык. 17 мөгезле эре терлекнең 8е савым сыерлары, 9 баш үгез, 185 баш кош-корты бар.
 Рамил Фәйзуллин – иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыгы. 2018 елда 358 цн.  (36 тонна ) күркә ите үстергән. Кош ите продукциясен сатып узган ел 6 млн сум керем алган.  
Алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре акчалата бүләккә һәм кыйммәтле призларга лаек булды.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй 2019 Яшел Үзән сабантуе