Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Районның сәхнә йолдызын искә алып

Узган шимбәдә безне Миләүшә апа кабат мәдәният йортына җыйды, тамаша залын тутырып, нәкъ элккегечә, җитмешенче еллардагы шикелле...

Тик үзе чыгыш ясамады, ә бары тик экраннан күрсәтелеп барган фотоларыннан гына, ягез әле, мин дә сезгә карап торыйм әле, дигән сыман, моңсу гына елмаеп торды. Кырык елга якын халыкка, мәдәнияткә хезмәт иткән Миләүшә Ибраһим кызын искә алу кичәсен оештыру, авылыбызның "Ак калфак " хатын-кызлар оешмасы, шулай ук ветераннар советы җитәкчесе Роза Ягудина инициативасы белән оештырылды.

Әлеге тәкъдимне китапханә каршында эшләп килгән "Җырлы күңел"түгәрәген алып баручы Алсу Садикова һәм түгәрәккә Миләүшә апа белән бергә йөргән дуслары да күтәреп алды. 
Тиз арада кичәгә әзерлек башланды, шөкер баянчыбыз да бар, аннан дәүләт советы депутаты Ренат Искәндәр улы Мистахов бүләк иткән музыка коралын да сынап карыйсы килә иде Хәдис Габидуллинның. Миләүшә апа җырлаган җырларны, биегән биюләрен, сөйләгән шигырьләрен искә төшерделәр, җырлар өйрәнелде. Бик матур сәхнә костюмнары тегелде, җырчылар өчен дә, биюче кызларга да. Миләүшә апаның туган авылы Зур Өтәкнең яшеллеккә төренгән матур табигатен күрсәтеп башланып китте видеоролик, экраннан алышынып торган кадрлар белән бәйләп, өч алып баручы кичәне бик эчтәлекле итеп алып барды. Башлап сүзне Миләүшә апаның икенче улы Раил, әнисе рухына бик матур аһәңле тавышы белән корьән укып, дога кылып ачып җибәрде. Олы улы Рамилендә сәхнәгә тартылу булмадымы, әллә үзе ялны белми, кичке ун-унберләргә кадәр клубтан кайтып кермәгән әнисе юлын сайламадымы, икенче улының үзенең эшен дәвам итәчәгенә бик риза иде Миләүшә апа. Ел саен татарча сериалларда баш рольләрдә уйнаган улы белән бик горурлана иде. Кичәдә дә әнием яратып сөйли торган диеп, Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" шигырен шундый җаннарны айкап, йөрәкләрне тетрәндерерлек итеп, әнисенең экраннан күренгән фотосүрәтенә карап сөйләде, ирексездән күзләргә яшь килде. Бу кичтә кемнәргә Миләүшә апа белән бергә эшләргә туры килгән, һәрберсе аны тамашачылар белән уртаклашырга тырышты. Аның шәкертләре арасында Илгиз Кашапов үзе дә режиссер булып эшләп, зур уңышлар казанган, лауреат исемнәре алган иде. "Мин мәктәптә башлангыч сыйныфларда укыганда Таз малайны уйнаган идем, үсә төшкәч тә уйнаудан туктамадым, чөнки, минем әти дә Миләүшә апа белән театр куеп йөрде". Илгизнең сәнгатьле итеп, озын шигырьләрне бер ялгышусыз яттан сөйләгәнен тын да алмый тыңладык. Миләүшә апаны үзенең остазы итеп санаучы, элек баянчы булып эшләгән Хәдис Габидуллин да, үзенең видеоролигын җибәреп истәлекләре белән уртаклашкан, Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артисты Фернад Насыйбуллин: " Миләүшә апа безне ире Фәргать белән җитәкләп диярлек мәдәният институтына алып барып, укырга кертте, мин бер спектакльдә эт булып уйнаган идем, дип, җылы сүзләрен җиткерделәр. Озак еллар район халык театры исемен саклап, бик күп спектакльләр куйган Миләүшә Ибраһим кызының сәхнәдәге партнеры Равил абый Гатиятуллин да: «Искиткеч талантлы иде ул, бик сабыр, җайлап кына өйрәтер иде. Олыны олы итә, кечеләрне дә үз итә белә иде". Элеккеге тагын бер хезмәттәше, хәзер Төркиядә яшәүче, галимә, тәрҗемәче Роза Корбан да: "Үзешчән сәнгатьтә катнашучы авыл яшьләре Миләүшә апаны якыннан таный иде. Сәнгать - милли рухны күтәрә, милли үзаңны үстерә, үз-үзеңә булган ышанычны арттыра. Миләүшә апа - эшләгән эшләре белән авыл яшьләрендә бөтен бу сыйфатларны үстереп яшьләрнең тәрбиясенә зур өлеш кертте", диеп язды. "Яшь йөрәкләр" төркеме җитәкчесе Ләлә Хаҗипова:" Мин кайткан елны Миләүшә апа гозер белән килде, Ләлә, син булдырсаң гына, совхозның тузган торак хәлендәге фатирында яшәүче, инвалид кызы булган Рәмилә Вахитовага ярдәм итәсе, иде, диеп. Кечкенә генә буйлы Миләүшә апаның шундый олы йөрәккә ия булганына исем киткән иде, үзе өчен сорамый бит ул. Әлбәттә, бу хәлне уңай якка хәл иттек без", диеп искә алды. Искә алу кичәсе моңлы җырлар, биюләр, нәфис сүз сөйләп озак дәвам итте. "Җырлы күңел"гә йөрүчеләрдән башланып киткән моңсу кичә зур бер фестивальгә әйләнде, "Яшь йөрәкләр" төркеме, мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре бердәм булып истә калырлык, хәтер кичәсенә кушылды! Мәдәният ветераны Миләүшә Ибраһим кызы Мөхетдинованы искә алу кичәсе, бик тә мәгънәле " Янып калыйк", дигән җыр белән тәмамланды.

Розалия Ибраһимова,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев