Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Район үзәк дәваханәсендә янә күчмә флюорограф эшли

- Мобиль җайланманы сафка бастырган ПОЗИС предприятиесенә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Район үзәк дәваханәсе өчен бу зур ярдәм, - ди Вера Никифорова. - Барлык җитешсезлекләр дә бетерелде, тышкы бизәлеш тә таләпләргә туры китереп эшләнде: буядылар, эмблемалар, язулар ясадылар. Автобус өр-яңа кебек хәзер, аңа икенче тормыш бирделәр.

Ул 1нче поликлиника янында урнаштырылачак. Кыш көне бу урында торган күчмә комплекска килгәндә, ул Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе карамагында түгел. Аны вакытлыча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы биргән булган. Стационар флюорограф әлегә эшләми.

- Проблема запчастьләрдә, - дип аңлата Вера Никифорова. - Якын арада аппарат ремонтланыр һәм эшли башлар дип өметләнәбез. Әлегә яшел үзәнлеләргә яңартылган мобиль җайланма ике сменада хезмәт күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев