Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Район башлыгы Тыгинның улы кайда биегән

Алар сәхнәгә чыкса, зал бер мәлгә тынып кала. Җитди, шул ук вакытта купшы, нәфис костюмдагы малай-кызлардан күзне алып булмый. Зифа буйлары, төз гәүдәләре белән салмак кына, матур хәрәкәтләр ясап биючеләр урынында күп әти-әни үз баласын күрергә теләр иде, мөгаен. Бал биюләре аеруча зәвыклы шул.

Мәктәптә үрелгән чәчләр белән гади генә йөрүче кызларны да, урамда туп тибеп йөрүче малайларны да танырлык түгел. Горький исемендәге мәдәни үзәктә “Эдельвейс” бал биюләре клубында шөгыльләнүчеләрнең сәләтен тирәнтен ачалар. Татьяна Тимофеева җитәкчелегендәге, балаларны шулай тамырдан үзгәртүче бал биюләре халык коллективы “Эдельвейс” инде 20 ел уңышлы гына иҗат итә. Ел саен уздырылучы хисап концерты биредә шөгыльләнүче балаларның әти-әниләре, дуслары өчен генә түгел, ә шәһәребезнең мәдәни тормышы өчен дә зур вакыйга...

Алия Гаязова язмасының тулы вариантын газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Фото: http://gazeta-horoshevo-mnevniki.info/v-horoshevo-mnevnikah-otkrylsya-nabor-v-sektsiyu-detskih-sportivnyh-balnyh-tantsev/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев