Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Район башлыгы Михаил Афанасьев Яшел Үзәннең гүзәл затларын бәйрәм белән котлый

Яшел Үзән районының хөрмәтле хатын-кызлары! Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм көнендә без әниләребезгә, хатын-кызларыбызга, сеңелләребезгә, кызларыбызга һәм хезмәттәшләребезгә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Хатын-кызның нәрсәгә генә кагылса да, аның мәхәббәт, бәхет һәм яхшылык эзен калдыруы билгеле. Сезнең өчен мөмкин булмаган бер нәрсә дә юк: сез өйдә уңган хуҗабикә, балаларны тәрбиялисез, җитәкче урыннарда һәм бизнеста уңышларга ирешәсез. Мәгариф, сәламәтлек сак лау, социаль хезмәт күрсәтү кебек мөһим тармакларны үз җилкәгездә тотасыз. Яшел Үзән районы хатын-кызлары – гүзәллек, көч һәм нык лык, зирәклек һәм рухи үсеш үрнәге.

Бу язгы көн сезгә бәхетле елмаюлар, якыннарыгызның игътибарын һәм яңа очрашулар шатлыгын бүләк итсен. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм зур бәхет телим!

Михаил Афанасьев,
Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы,
Яшел Үзән мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев