Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Район башлыгы Александр Тыгин Яшел Үзән халкын тәбрик итә!

Кадерле яшел үзәнлеләр һәм районыбыз кунаклары! Сезне традицияле милли бәйрәм – Сабантуй белән ихлас котлыйм!

Бу бәйрәм Татарстан тормышында иң якты вакыйгаларның берсе булды һәм шулай булачак. Сабантуй үзенең кунакчыл, спорт азарты һәм күңелле атмосферасы белән, төрле буын кешеләрен, төрле милләтләрне һәм төрле дингә табынучыларны берләштереп, елдан-ел популярлаша бара. Әлеге бәйрәмнең күп гасырлык гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте, республикада яшәүчеләр арасында тынычлык һәм дуслыкның ныгуына этәргеч бирә.
Бәйрәм алдыннан, туган җиребезнең чәчәк атуы өчен намуслы хезмәт итүче, Татарстаныбызның үсешенә үзләренең белемнәрен һәм көчләрен салучы барлык яшел үзәнлеләргә рәхмәт әйтәсем килә.
Сабантуй алга таба да яхшылыкка ышаныч һәм бердәмлегебез символы булсын, һәрбер йортка бәхет һәм муллык алып килсен!

Александр Тыгин, Яшел Үзән муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев