Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Район башлыгы Александр Тыгин җавап бирә

– Озынборыннарны агуладылармы икән? Җәй җитсә, шул кан эчкечләр җәфалый башлый.

– Юк, озынборыннарны бервакытта да агуламыйбыз. Бары тик елга-сазлык буйларында малярияле черкиләр махсус препарат белән эшкәртелде.

– Шәһәр үзәгендә фонтан тирәсендә кычытканнар, чүп үләне үсә. Шушы матур урында чүп түгел, ә чәчәкләр үсәргә тиештер бит инде. Күпләп очучы күгәрченнәр дә балалар белән ял итәргә комачаулый. Аннан Җиңү паркы белән музей арасында нинди бина төзелә?
– Бу җәйдә фонтан тирәсе тамырдан үзгәрәчәк, яңадан төзекләндереләчәк. Күгәрченнәрне ашатмагыз дип, язып куя алмыйбыз, бу законга каршы килә. Халыкның үз аңында булырга тиеш. Күгәрченнәрнең әшәкелек, авыру таратуын да онытмаска кирәк. Яңа бинага килгәндә ул ял итү, туклану урыны буларак ачыла.


Район башлыгына сорауларыгызны сез дә бирә аласыз. 5-68-03 телефонына шалтыратыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск вопросы к главе района Александр Тыгин