Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Район Башкарма комитетында яңа җитәкче

Бүген 4нче чакырылыш Яшел Үзән муниципаль район Советының II сессиясе узды.

Көн тәртибендә күрсәтелгәнчә Башкарма комитеты җитәкчесе сайланды.

Шушы урынга ике кандидатура тәкъдим ителде: Александр Старостин һәм Ильяс Ганиев. Һәм соңгысын депутатлар бер тавыштан хуплады.

Моңа кадәр Ильяс Расимович "Кольцо" Гипермаркеты" ҖЧҖ генераль директоры булып эшләгән. Район башлыгы, Яшел Үзән мэры аны яңа вазыйфасы белән котлады, район һәм шәһәр халкына уңышлар теләде. Шулай ук, сессиядә финанс бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Дегтева кандидатурасы хупланды. Аннары агымдагы мәсьәләләр каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    РЭХМЭТ, КЫЗЛАР! Кирэкле мэгълумат!!!