Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

РАН академигы коронавирус пандемиясенең тәмамлану вакытын атады

Коронавирус пандемиясе киләсе ел азагыннан да иртәрәк тәмамланмаячак, ә авырулар санының хәзерге артуы паникага китерергә тиеш түгел.

Бу хакта "Интерфакс"ка Сеченов университетының микробиология, вирусология һәм иммунология кафедрасы мөдире, РАН академигы Виталий Зверев хәбәр итә.
«Киләсе ел ахырына хәл тотрыкланыр дип уйлыйм. Әгәр, әйтүләренчә, халыкның 30%-40%ында антитәнчекләре булса, пандемияне җиңә алырбыз, ул вакытта куркыныч булмаячак", - ди Зверев.

Аның сүзләренә караганда, иммунитет халыкның 70%ында барлыкка килергә тиеш, ул чакта COVID-19ны җиңү турында сөйләргә мөмкин булачак. Әлегә коронавирус белән авыручылар саны артачак, ә гыйнвар- февраль айларында һава торышы аркасында кимиячәк.

"Зур үзгәрешләр көтәсе юк. Хәзер хәрәкәт чикләнгән булса да (чит илләр белән.), ләкин ул бар, вирусны әле моннан, әле тегеннән алып кайтып торачаклар, регионнарда хәл төрле», - дип билгеләп үтә академик.

Зверев хәзер Россиядә күзәтелгән коронавирус белән авыручылар саны арту алдан ук фаразланган һәм ул куркыныч тудырырлык җитди түгел, дип өстәде. Моннан тыш, хастаханәләр медицина персоналы, койкалар һәм дарулар белән тулысынча тәэмин ителгән.

“Хәзер бу инде факттагы плато, бу гадәти хәл", — дип ассызыклый академик.

Зверев чикләүләрне катгыйландырырга ярамый, дигән фикерен белдерә, чөнки изоляциядә булган кешеләр сәламәт була алмый, хроник авырулар кискенләшә, медицина ярдәме алу катлаулана.

"Коронавирустан күпме, ә башка чикләү чараларыннан күпме югалтуыбызны карарга кирәк", - дип аңлата ул.

Шулай ук Зверев онлайн-белем бирүне хупламый, укучыларны һәм студентларны «читтән торып уку»га күчерергә ярамый, дип билгеләп үтә. Аның фикеренчә, массакүләм чараларны үткәрмәскә була булуын, әмма кешеләрне бөтенләйгә ябып кую, начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Изображение fernando zhiminaicela с сайта Pixabay 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев