Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рамазан чатырларында ифтарда 100дән артык кеше булырга тиеш түгел

Россия Кулланучылар күзәтчелегенең барлык таләпләре дә изге Рамазан ае вакытында тайпылышсыз үтәләчәк.

Бу хакта бүген Рамазан ае башлануга багышланган матбугат конференциясендә Татарстан мөфтие урынбасары Илфар Хәсәнов белдерде.

Быел изге Рамазан ае 12 апрельдә кояш баеганнан соң башлана (Казан өчен бу 18:43), ә уразаның беренче көне 13 апрельдә була. Беренче төнге намазны дүшәмбе көнне укыйлар һәм аны башкарганда санитар нормалар үтәләчәк — һәр кешегә 1,4 кв.метр туры килергә тиеш, битлек кию мәҗбүри.

Бу Рамазан чатырларында ифтар мәҗлесенә дә кагыла. "Ифтарга килгән кешеләр саны 100дән артык булырга тиеш түгел", - диде Хәсәнов.

Шул ук вакытта, без язганча, республика ифтары 7 майда узачак, әмма анда ураза тотучылар саны берничә тапкыр күбрәк булачак. Илфар хәзрәт белдергәнчә, авыз ачу «Казан Экспо» да узачак, ә халыкара күргәзмә үзәге биналарының мәйданы бик күп кешене сыйдыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев