Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рамазан аенда туклануның 9 алтын кагыйдәсе

Озак вакыт ач торганнан соң, ифтардагы тәмнүшкәләр белән тулы мул табын, безнең Рамазан аенда сәламәт туклану турындагы хыялларны чәлпәрәмә китерергә мөмкин.

Рамазан аендагы ураза саулыгыбызны яхшырта ала, әмма ул дөрес тотылырга тиеш. Шулай булмаганда кеше үзенә зыян гына китерәчәк.
Рамазанда дөрес туклану турында бигрәк тә истән чыгармау зарур. Ризыкны бозылмаган, яхшы сыйфатлы продуктлардан гына әзерләгез. Сәламәт туклану өчен түбәндәге киңәшләрне кулланыгыз:

1. Ризыклануны хөрмә җимешеннән башлагыз.
Хөрмә – ач торганда сезне көн дәвамында энергия белән тәэмин итүче углеводлар чыганагы. Хөрмә җепселләре ашкайнату органнары эшчәнлеген җайлый. Моның өстенә, ул әле магний һәм калийга бай.

2. Суны күп эчегез.
Быел Рамазан соң яз га туры килсә дә, һава темпе ратурасының югары күтәрелгән вакытлары да була, шуңа күрә, организм интекмәсен өчен, күпләп эчегез. Ашаганнан соң, көн дәвамында көчле сусау тоймаска, сәхәргәчә күпләп су эчәргә тырышыгыз. Ризык кабул итәргә яраган вакыт аралыгында 8 стакан су эчәргә кирәк.

3. Эчәсен китерә торган ризыклар ашамагыз.
Организмда сусау тудыручы продуктлардан баш тартыгыз. Тозлы ризыклар, консервлар, тозлы чикләвекләр, кыяр, балык ашамагыз. Шулай ук, күпләп тәмләткечләр кушылган азыклардан баш тартыгыз, алар, шулай ук, эчәсен китерә. Күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш кулланыгыз, алар «освежать» итә һәм организмда су запасын арттыра.

4. Ашыкмыйча ашагыз.
Озак вакыт тукланмый торганнан соң, тиз арада күп итеп ашау – организм өчен стресс. Ашыкмагыз, ифтарны хөрмә җимешеннән, судан башлагыз. Аннан соң аш һәм салатка күчсәгез дә була. Бераз вакыт узганнан соң төп ризыкны кабул итегез. Артык күп ашау ашкайнату эшчәнлегендә проблемалар һәм ашказанында авырту китереп чыгарырга мөмкин. Ифтар башында җылы аш – ач торганнан соң иң кулай ризык, организмда туклыклы матдәләр запасын тулыландыра һәм аны авыррак ризыкларга әзерли.

5. Ризыгыгызда барлык азык төркемнәре булсын.
Ифтарга протеин, яшел чәләр, ярмалар, җимешләр һәм файдалы майлар керергә тиеш.

6. Файдалы продуктлар сайлагыз.
Үзегезнең рационга ярмалар, кошларның түш итен, майсыз ит, балык, зәйтүн мае һәм җимешләр кертегез. Кыздырылган, тозлы һәм майлы ризыклардан баш тартыгыз. Ит, кузаклылар, йомырка һәм сөт ашамлыклары протеиннарга бай. Шуларның һич югы берсен булса да көнгә бер ашарга кирәк.

7. Татлы нигъмәтләрне читкә этегез.
Татлы ризыклар ифтардан соң эчне күпертә һәм ашкайнатуны начарайта. Моннан тыш, кандагы глюкоза микъдарын арттыра, ә бу үз чиратында тагын да күбрәк татлы ризыклар ашыйсы килү теләген уята. Шуңа күрә, баллы нигъмәтләр белән ифтардан соң 2-3 сәгать үткәч сыйланырга киңәш ителә. Ә иң яхшысы, шикәрле азыкларны файдалыракларга – хөрмә, киптерелгән җимеш, цукатларга алыштыру.

8. Каһвәдән ерак тор.
Рамазанда каһвә куллануны туктатып тору әйбәт булыр яки, инде бөтенләй аңардан башка булмый икән, бик аз күләмдә генә эчәргә. Бу сезне баш авыртуыннан һәм йокысызлыктан азат итәр.

9. Өч тапкыр туклану.
Рамазан аенда да өч тапкыр туклану мөһим: ифтар, җиңелчә капкалап алу һәм сәхәр. Төп ри зык лануны өч өлешкә бүлегез. Өчтән бер өлеш – катлаулы углеводлар (бәрәңге, ярмалар, ипи, макарон), тагын бер өлеше – майсыз ит яки балык, калганы – яшелчәләр. Бу сәламәт һәм балансланган туклану булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев