Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Раифада яшәүче кыз «Сәяхәт кенә түгел» («Больше, чем путешествие») проекты сертификатына ия булды

Раифа укучысы Рената Хәкетдинова - ТВОЕ ТВ-РАИФА балалар телестудиясе баш мөхәррире, «Доброволец России» гранты һәм «Юнармейская доблесть» медале иясе, туган якны өйрәнү проектлары авторы, Президент платформасы заказы буенча «Россия-мөмкинлекләр иле» фильмы герое, Мәскәүдә узган «Минем илем – минем Россиям» яшьләр форумында катнашучы, шул исәптән эре бөтенроссия конкурсларында йөзләгән җиңү яулаучы кыз.


Рената, проект җиңүчесе буларак, үзенә сәфәр өчен «Ленинград юнәлеше»н сайлаган.

Шәһәр буйлап экскурсияләрдән тыш, Рената Кронштадттагы «Риф» форт хәрби-тарихи музей комплексы территориясендә реставрация эшләрендә катнаша.

Җиңү көнен проектта катнашучылар Пискарево мемориаль зиратында каршы алган. Монда, туганнар каберләрендә, Ленинград блокадасы корбаннары һәм Ленинград фронты сугышчылары күмелгән. Барлыгы 500 000 кеше. Таш плитәләрдә исемнәр юк, бары тик күмелү елы гына.

Кич белән Нева ярына, Җиңү салютын күзәтү мәйданчыгына чыкканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев