Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рафил Җәләлиев:  «Йомырка тәгәрәткәннәрен күргән юк иде»  

Халкыбызның күркәм бәйрәме Сабантуйны да гөрләтеп үткәреп җибәрдек. Авыл, район халкы чын күңелдән, рәхәтләнеп күңел ачканда, татар эстрада артистлары нәрсәләр эшләде икән? Кем ничә Сабантуйда катнашкан? Бу бәйрәм күңелле үткәнме? 

 – Быел Балтач районы Шубан авылы, Саба районы Лесхоз авылы Сабантуенда катнашырга насыйп булды. Хәзер бу бәйрәм бик күңелле үтә, кеше дә күп йөри. Милли уеннардан тыш, кызыклы, яңа уеннар да өстәп торалар. Төрле җирдә төрлечә инде. Әйтик, Саба районы Лесхоз авылында быел парлы уеннар күп булды. Мәсәлән, без авызга кашык кабып, аңа йомырка куеп ярышуны беләбез. Бу – гадәти уен. Ә анда быел ясалма зур йомырка тәгәрәттеләр. Белмим, ул йомырканы нинди материалдан ясаганнардыр, ләкин ир белән хатынның бер-берсе белән узышып, шуларны тәгәрәтүе күңелле булды һәм истә дә калды. Андый уенны күргәнем юк иде.   
– Әгәр үзегезнең туган ягыгызга Сабантуйга чакырсалар, анда кайтып, бушлай чыгыш ясар идегезме?   
– Нишләп әле кайтмаска ди? Кайтам, әлбәттә. Ләкин ул алдан ук сөйләшеп куелган булырга тиеш. Кайчак, бәйрәмгә бер-ике көн кала шалтыраталар. Ул вакытта инде килешенгән райондагысын кичектерергә туры килә. Аннары, алдан сөйләшеп куелган, барысы да әзерләнгән һәм бар ягы да уйланган сабантуйлары гөрләп үтә. Дөрес, оештыручысы да, җаваплы кешесе дә булмаган бәйрәмнәрдә дә катнашырга туры килә. Мондыйларында гел син тиеш булып каласың. Менә шундый моментлары булмаган очракта, нишләп әле кайтмаска ди?


Матбугат.ру сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев