Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Радикның хәлен белдек

Бүген күптәнге дустыбыз Радик янында кунакта булып кайттык әле.

Чын мәгънәсендә кояшлы малай ул, безне күрүгә бар күңеле белән шатланып, елмаеп каршы алды. Әнисе Гүзәл ападан хәлләрен сорашкан арада, китапханәче кызлар Алсу Садикова белән Лилия Габделбариева Радикка алып килгән күчтәнәчләрен, китап-журналларын тапшырдылар. Әй, сөенүләре, балакайның... Безнең өчен гел баласыман булып әнисенә ияреп, кулын күтәреп ,елмаеп авылдашларга сәлам биреп йөргән Радигыбызга да кырык биш яшь тулган икән бит! - Ике абыйсы сау-сәламәт булып туды, ә менә Радигыма Даун синдромы дигән, диагноз куйдылар, дип сөйләп китте әнисе Гүзәл апа. Бик авыр вакытлар булды, эшкә дә йөрергә кирәк, ә улымны бакчага да, яслегә дә алмыйлар. Кемгә туры килә, туганмы, күршеме калдырып китә идек. Гүзәл Хәкимҗанова Албабадагы сөт-май заводында мастер булып эшләде. -Лаеклы ялга чыкканчы ук эшемне ташларга туры килде, чөнки, ашказаны яман шеше белән авырган әтиемне, аннары ике ел урыныннан да тора алмаган паралич суккан әнине карадым, дип искә ала ул . Ике ел элек улы Радик та инсульт кичерде, хәзер бер аягын авырлык белән генә йөртә, чыгып йөри алмый, шуңа да Гүзәл апа кибеткә чыкканда гына ялгызын калдыра ала, өчәр сәгатькә барасы җирем булса дуслары ярдәмгә килә. Радикның яраткан шөгыле ул рәсем ясау, дөресерәге рәсемнәрне буяп утыру. Үзенең буяган рәсемнәрен өчебезгә дә карарга сузгач, шаккаттык, барысы да кояш төсе кергән буяулардан гына тора, ник бер кара төс булсын. -Кара фломастерны алып күрсәтәм, монысын яратмыйсың, ахрысы, дим? Юк, дип, башын чайкый. Күңеле дә, йөзе дә кояшлы шул аның. Кабат әнисе сөйли:- Яңа ел җитәсен, кар ява башлауга көтә башлый ул, чыршы бизәргә куша, ди. Саубуллашканда , Кыш бабайдан нинди бүләк кирәк, нәрсә алып килсен, дибез? Менә, ди, алдындагы фломастерларга күрсәтеп һәм ак кәгазь кирәк аңа! Укый-яза белмәсә дә бар дөньяны якты, кояшлы итеп күрә белгән егет ул безнең!

Розалия Ибраһимова, үз хәбәрчебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев