Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һәр укучысы рәхмәтле

Авылыбызда Әдиятуллиннар гаиләсен белмәгән кеше юктыр, хөрмәткә лаеклы, күркәм, үрнәк, зыялы гаилә ул.

Арабыздан беребез
Тәрбияле, кешелекле, ярдәмчел булу сыйфатлары, билгеле, әниләре Рәйсә апа белән әтиләре, әле мәчетләр ачылганчы мулла вазифаларын башкарган Ярулла абыйдан килгәндер. Алар биш улларын да хезмәт сөючән, белемле итеп үстерә. Бүгенге язмам, бөек Җиңү елында туган уллары Линар Әдиятуллин турында булыр.

Мәктәпне тәмамлагач та, балачак хыялы — укытучы булу теләге аны Казан педагогия институтына китерә. Биредә югары белем алган яшь белгеч, туган авылы мәктәбендә биология, химия, география фәннәрен укыта башлый. Укытучының үзен яратып, хөрмәт итсәң, аның фәнен дә кызыксынып, теләп укыйсың. Линар Ярулла улы исә, үз фәненә генә түгел, үзенең кешелек сыйфатлары белән дә укучыларында мәхәббәт тәрбияли. Сабыр, тыйнак, беркайчан сиңа тавыш күтәреп тә эндәшми торган укытучыны, йә, кайсыбыз хөрмәт итми? Әнә шул сыйфатлары аны коллегалары арасында гади укытучыдан мәктәп директоры вазыйфасына күтәрә дә. Линар Ярулла улы җитәкчелек иткән вакытларны искә алып, Роза Ягудина сөйли:

«Ул елларда төрле авыллардан да килеп, меңнән артык укучы белем ала иде, мин — тәрбия эшләре буенча завуч. Линар Ярулла улы белән уртак тел табып, килешеп эшләдек. Мәктәптә өч музей бүлмәсе генә ачтык, төрле район, республика күләмендәге ярышларда, хәрби-пат риотик смотрларда беренче урыннар яуладык». Ел арты еллар уза, Линар

Әдиятуллинның мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре дәүләтебез, район мәгариф идәрәсе тарафыннан бирелгән мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары, дәрәҗәле исемнәр белән билгеләнә. Утыз биш ел буе Норлат урта мәктәбендә хезмәт куя. Күпме чыгарылыш сыйныф укучылары бүген дә аны сагынып, укытучым, диеп искә ала. Әле лаеклы ялга чыккач та, югары, махсус урта уку йортына керергә теләүчеләр аның дәресләренә йөреп, белемнәрен үстерде, күпме укучыга ул тормышта үз юлын табарга булышты.

Линар Ярулла улының киңәшләре әле хәзер дә бик кирәк, бакча, үсемлекләр турында булсынмы, авыл тарихы турындамы, гел аңа мөрәҗәгәть итәбез. Бу көннәрдә ветеран укытучыбыз күркәм юбилеен билгеләп үтте, күп санлы укучыларыннан котлау, тәбрик ләү сүзләре алды ул. Укытучы өчен моннан да зуррак бәхет бармы икән? Линар Әдиятуллин үзе моңа: «Эшкә барасы килеп бару, эштән соң өйгә кайтасы килү – бәхет», — дияр иде. Шөкер, янәшәсендә гомер буе аңлап, хөрмәт итеп яшәүче тормыш иптәше Фәния се, балалары, оныклары, күп санлы туганнары бар аның! Шушы бәхеттән Ходай аермасын!

Розалия Ибраһимова.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев