Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һәр туган бала бәллүр ваза кебек

Илдә халык санын туучылар исәбенә арттыру буенча илкүләм программалар  гамәлгә ашырылып, балалар саны арткан кебек булса да, барысы да без теләгәнчә түгел икән шул. Сәбәбе тирәндә ята.

Бу хакта медицина хезмәткәрләре чаң сугып, «Миңа тормыш бүләк ит!» дип аталган матбугат конференциясе оештырды. Чара «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык»  көне кысасында узды.  Мондый сөйләшүдә медицина хезмәткәрләреннән тыш социаль яклау, Пенсия фонды, ЗАГС вәкилләре һәм  дин әһелләре катнашты. Төп оештыручылары медицина хезмәткәрләре булса да, күтәрелгән тема аларга соңгы чиратта гына кагыла. Үзләре белдергәнчә, 10 процентка гына. Сүз, нигездә, җәмәгатьчелек игътибарын гаилә проблемасына юнәлтү, ягъни абортлар профилактикасы  турында барды.  
Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе баш табибының акушерлык һәм гинекология буенча урынбасары Гөлнара Әхмәтҗанова билгеләвенчә, туучылар саны безнең районда гына түгел, рес­публикада да, Россия күләмендә кими. Юкка гына һәр туган баланы бәллүр вазага тиңләмиләр. Статистикага карасаң, һәр 1000 хатын-кызның 16дан артыгы аборт ясата. Гомумән, медиклар абортлар саны – хатын-кызлар санына тигез дип тә исәпли. Ягъни, әгәр Яшел Үзән районында 88500 хатын-кыз булса,  ел саен шуның кадәр аборт ясала дигән сүз. Аңлашылганча, бу һәр хатын-кызга кагылмый. Кемдер мондый операцияне  берничә тапкыр ясатырга мөмкин.    
 

Тулысы белән газетада укый аласыз (№50)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев