Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һәр бишенче бала язылышмыйча яшәүче гаиләдә туа

Россиялеләр ЗАГСка сирәк бара икән. РФ Дәүләт статистикасының Федераль үзәге мәгьлүматларына караганда, узган ел 340 мең сабый (ягъни 21,2%ы) тулы булмаган гаиләдә дөньяга тәүге тапкыр аваз салган. Ялгызы бала табучы хатын-кызларның яшьләре 30дан 34кә чаклы.

Россиялеләр хисләрен рәсмиләштерер өчен ЗАГСка сирәгрәк килә. Узган ел мең кешегә рәсми рәвештә теркәлгән 6,2 никах туры килгән. Паспорттагы штамптан башка гына күпме кешенең озак һәм бәхетле яшәве турында төгәл бернинди мәгълүмат юк. 
2018 елда Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге кияүгә чыкмаган һәм өйләнмәгән, әмма озак еллар ныклы мөнәсәбәтләре булган кешеләр санын исәпләп чыгарга алынган иде. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, россиялеләрнең якынча 12% ы даими тормыш юлдашына ия, гәрчә аларның мөнәсәбәтләре рәсмиләштерелмәсә дә. 

Сүз уңаеннан, "Росстат" мәгълүматларына карасак, быелгы елда да ялгыз аналар саны 21,2% булачак. Аталарның балалары тормышында катнашу катнашмаулары сер булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев