Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һәр авылның үз менталитеты

Рус Әҗәле авыл җирлегендә үзсалым 250 сум билгеләнгән.

Зур сумма да түгел кебек, әмма күпчелек пенсионерлар яшәгән авыл өчен анысы да шактый булып тоела. Шулай да, бер җирлеккә кергән авылларда да фикерләү төрлечә була күрәсең, карашәмнәргә караганда әҗәлеләр референдумда теләбрәк тә, активрак та катнаша. Сәгать унда бер (Карашәм) сайлау участогында 38 кеше тавыш биреп өлгерсә, икенчесендә (Рус Әҗәле) 57 кеше булган.

-Былтыргы референдумда 60 процент тавыш җыелган иде, быел бәлки күбрәк булыр, дигән өмет бар. Чөнки үзсалым акчасына башкарылган эшләрнең барысы да халык күз алдында, һәм аның уңай якларын бәяләмәү мөмкин түгел, - ди Рус Әҗәле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина. – Бу юлы да оешкан төстә үзсалым акчасын җыеп, планлаштырылган эшләрне уңышлы башкарырга язсын иде. Янгын гидрантларын сафка бастырмыйча булмый, Рус Әҗәле коесы бик кызганыч хәлдә – аны төзекләндерергә кирәк. Халык исәбе бик күп түгел, билгеләнгән сумма да, шулай ук, зур түгел, шуңа күрә әллә ниләр планлаштырып булмый, юрганга карап аякны сузарга туры килә. Аукционнар да авыр уза, аз акчага килеп эшләргә атлыгып торучылар юк. Пропискада булып та, читтә яшәүчеләр белән дә проблема инде, без анда тормыбыз, дип бу чарада катнашмыйлар. Ә бездә пропискада булмыйча торып та үзсалым бирергә теләүчеләр дә бар, алардан ала алмыйбыз...
Үзсалымның шундый каршылыклы яклары да юк түгел әлегә. Бу, әлбәттә, бер Рус Әҗәлендә генә түгел, барлык җирлекләргә дә кагыла. Бүгенге референдумны уңышлы гына уздырып, тупланган сумманы файдага тотарга насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы

    2
    X