Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һәр авылның чыбыркысы шартласын

Кыш җиткәч көтүчеләр турында язарга булдык әле. Ә кайчан язасың алар турында тагын?

Кыш бездә озын, дип әйтсәләр дә, ул да бик тиз узып китә һәм бик күп авылларда кабат көтүче мәсьәләсе килеп баса. Ә менә бәчеклеләрдә андый проблема инде бик күптән юк, шуңа күрә алар кыш буе тыныч йоклый, чөнки әлегә киртәләрендә мышный-мышный салам күшәгән терлекләрен, язгы беренче үләннәр шыткач ук, көтүгә чыгарачакларына ышанычлары йөз процент.

Көтүче булу – зур нәрсә. Алар аркасында авыл халкы терлек асрый. Бәчеклеләр иртә яздан соң көзгәчә хуҗалыгындагы хайваннарын инде 14 ел дәвамында Рузалия белән Рәмис Шакировларга ышанып тапшыра.

Әле хәлләреннән килгән чакта, көч-дәрман булганда һәркемнең сыерын да, үгезен дә асрыйсы килә. Абзарыңда андый терлек булганда, өстәлеңдә нигъмәт тә тулы була. Авыз тутырып сөтен-каймагын, кәтлит-пилмәнен ашыйсың, юк кына нәрсә өчен дә күршеңнән бер стакан сөт теләнеп йөрмисең. Күп кенә хуҗалыкларның бүгенге көндә сыерларын бетерүе, шул, көтүчесезлек белән бәйле. Чират буенча беркемнең дә көтү көтәсе килми, әмма андый авыллар бездә күпчелек. Һәм алар көтүче булуның нинди авыр хезмәт икәнен үз башларыннан кичереп беләләр. Зур җаваплылык та бит әле ул кешенең күз карасы кебек кадерле малын исән-имин һәм тук килеш кичен алып кайтып тапшыру.

– Төрле вакыт була инде. Иртән кояш белән бергә күзеңне ачкач ук, беренче эш итеп, һава торышын карыйсың, көннең ничек узуы, терлекләрнең үзләрен ничек тотулары шуннан тора бит. Җәй көне рәхәт табигатьтә, яңгыры яуса да – җылы. Менә яз һәм көзләрен авыррак инде. Алай да, яңгыр ява дип, шунда ук кайтып китү юк, ярты көн түзәбез, аннары да туктамаса, терлекләр дә борчыла башлый, кайтыр якка чыгабыз, – диләр Рәмис белән Рузалия. – Хәзер инде көтү элекке түгел, терлекләр аз: 27 сыер, сигезләп башмак-тана йөри, ә сарыклар бөтенләй дә юк. Теге елларда иллеләп сыер, сарык ларда күп. Менә анда туплап тоту мәшәкатьле иде инде. Әле ул сарыклар көтүдә бәрәнлиләр дә, аларын күтәреп кайтып хуҗаларына тапшыра яки кайтып хәбәр итә идек, барып алыгыз, дип.

Быел, сәламәтлеге чикле улыбыз Рәис тә безнең белән көтү көтте. Аңа да безнең янда яхшырак, безнең дә күңел тыныч. Хәзер мул үләнле болын-кырлар күп, хайваннар өйләренә тукланып кайта. Безнең төп бурыч та шул, иң мөһиме, маллар ач булмасын.

Бәчектә көтүчегә бер сыер башына 900 сум түлиләр һәм чиратлашып әбәт ашаталар. Бу якын-тирәдә иң очсыз тарифтыр, мөгаен. Читтән килеп ялланмаган, үз авылларыннан булганга бәя шундыйдыр инде. Менә бит, үз кешең көтүнең тагын бер уңай ягы.

Әйе, авылдашларга бик тә җайлы. Ә менә таңнан алып кичкә кадәр парлашып өйдә булмау Шакировлар өчен кыенлыклар тудыра торгандыр. Чөнки аларның да хуҗалыклары, тавык-чебешләре, өйдәге үз эшләре бар бит. Ничек өлгерергә кирәк соң? Йортларын сайдинг белән тыш лап куйганнар, капка, койма, рәшәткәләр тотканнар. Хәзер өйләре көлеп тора. Эш баргач, күңел дә үсә. Әле кышка кердек кенә, вакыт күп, дияргә дә өлгермисең, хәзер карлар да эреп бетәр, кабат көтү чыгар вакыт җитәр. Ә әлегә Норлатка килен булып төшкән кызлары Рүзилә улы белән кызын – әти-әнисенең яраткан оныкларын алып утырмага килеп китәр.

Рәмис белән Рузалия дә, кышкы кыска көннәрдә өлгергән кадәр ихатада хезмәт итеп (эре терлекләре 5 баш), кичке озын кичләрдә ял итеп, алдагы сезонга көч туп лый тора.

Кайсы авылларда көтүче юк? Бу хакта инде бүгеннән үк кайгырта башларга кирәкмиме икән? Арбаны кышыннан әзерләгән кебек, көтүчене дә хәзердән үк эзли торсаң яхшырактыр, бәлки? Чөнки бу һөнәр ияләре бүгенге көндә алтын бәясенә торырлык, көндез шәм яндырып эзләсәгез генә – юк та әле алар. Алайса, кайсыбер авылларда көтү җәй уртасында гына чыга. Вәт, йоклап ятмагыз, көтүче табыгыз. Ә бәчеклеләр тыныч, аларның Шакировлары бар, исән-сау гына булсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев