Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Путин күп балалы аталарны вакытыннан алда пенсиягә чыгару мәсьәләсен карарга кушты

Россия Президенты Владимир Путин күп балалы аталарга пенсияне вакытыннан иртәрәк билгеләү мөмкинлеген карарга, моның турында 1 октябрьгә кадәр хәбәр итәргә кушты, диелгән Кремль сайтында. РИА Новости шул турыда яза.

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә... күп балалы аталарга картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү мөмкинлеге турындагы мәсьәләне карарга», – диелә йөкләмәләр исемлегендә.

Тиешле доклад 2022 елның 1 октябренә кадәр тәкъдим ителергә тиеш, Россия премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев