Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Путин бер айга 10800 сумга яшәү хакында сөйләде

Петербургта яшәүче бер ханым Россия Президентына аена 10 мең 800 сумга ничек яшәргә була, дигән сорау бирде.

Петербург кешесенең мондый соравына президент: «Бик авырдыр, дип уйлыйм», - дигән җавап бирде. Хатын аннан соң, *сезнең хезмәт хакы күбрәктер", дип фаразлады. «Минеке алай югары түгел. Күбрәк хезмәт хакы алучылар бар, ышаныгыз миңа. Президентның хезмәт хакы сез уйлаганча югары түгел». 
Хатын инвалидларның пенсияләре буенча сорау бирде — аның бер танышы, икенче төркем инвалидлык белән, аена 3800 сум ала икән. 
«Без нинди дә булса, өстәмә керемнәр булуыннан чыгып эш итәбез Әлбәттә, бу акчаларга яшәп булмый. Дәүләт мондый хәлдә булганнарга ярдәм итү өчен барын да эшли", - дип ышандырды халыкны президент. Ул өметсезлеккә бирелмәскә чакырды һәм «вәзгыять үзгәрә», дип ышандырды. 

Владимир Путинның шәһәр халкы белән Анатолий Собчак һәйкәле янындагы сөйләшүе Twitter да «Кремлевский пул РИА» да бирелгән. Фотолар www.kremlin.ru сайтыннан.https://www.rosbalt.ru материаллары буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев