Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

POZIS командасы WorldSkills стандартлары буенча Ростех Дәүләт корпорациясенең һөнәри осталык чемпионатында "алтын" яулады

Ярышлар дистанцион форматта узды. Призерлар Ростех җыелма командасы составына керде һәм 2020 елгы чемпионатта Дәүләт корпорациясен тәкъдим итәчәк.

Чемпионат кысаларында конкурсантларга нәтиҗәле команда формалаштырырга, тормыш циклының барлык стадияләрен исәпкә алып, яңа эшләнмә проектын булдырырга һәм аны тәкъдир итәргә кирәк иде. Бу очракта командаларга 35 минут эчендә көчләрне торгызырга мөмкинлек бирә торган ял итү капсулы эшләргә кирәк иде.

POZIS яшь белгечләре барлык конкурс биремнәрен уңышлы үтәделәр, югары белем һәм осталык дәрәҗәсен күрсәттеләр. Алар проект чишелешенең уникаль концепциясен алуга иреште, киләчәктә ул тормышка ашырылырга мөмкин.

Шулай ук, компетентлы белгечләр "Модельный ряд" һәм "Конструкторская документация" темасы буенча команданың эшен югары бәяләде.

Әйтергә кирәк, узган ел «ПОЗиС» АҖ командасы WorldSkills стандартлары буенча чемпионатта беренче тапкыр катнашты һәм шунда ук әлеге компетенциядә призерлар өчлегенә керде.

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев