Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

POZIS - «Киләчәк инженерлары-2022» көмеш призеры

Ростех дәүләт корпорациясенең «ПОЗиС» АҖ командасы «Киләчәк инженерлары-2022» X Халыкара яшьләр сәнәгать форумыннан кайтты һәм корпоратив рейтинг нәтиҗәләре буенча анда икенче урынны алды.

Предприятие яшьләре елдан-ел әлеге мәйданчыкта үз күрсәткечләрен яхшырта һәм Россиянең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән 50дән артык предприятие арасында лидер булды.

POZIS командасын җиде яшь һәм перспективалы белгеч тәкъдим итте. Форум кысаларында алар компаниянең актуаль эшләнмәләренә нигезләнгән белем бирү һәм эшлекле сервисларын тәкъдир иттеләр.

"Безнең команда форумда үзен үз эшенең профессионаллары командасы буларак күрсәтте. POZISның стратегик үсеше нәкъ менә шундый инициативалы, максатчан, энергияле, иҗади, креатив яшьләргә бәйле һәм республикабыз белән илнең уңышлы социаль-икътисади үсеше моның нәтиҗәсе», - дип билгеләп үтте «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев