Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«ПОЗиС» АҖнең Яңа ел белән котлавы

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Кадерле дуслар! «ПОЗиС» АҖнең (POZIS) меңнәрчә кешелек коллективы исеменнән сезне һәм якыннарыгызны якынлашып килүче Яңа 2025 ел белән котлыйбыз!

Узып баручы 2024 ел мөһим кызыклы вакыйгаларга бай булды. Ул гади түгел иде, ләкин авырлыклар безне берләштерде генә. Бергәләп билгеләнгән максатларга бардык, муниципалитетыбыз, республикабыз һәм Ватаныбыз хакына иҗади хезмәт куйдык.

Безнең компания үзенең казанышлары һәм уңышлары, фәнни продукциясе һәм аны төзүчеләр – эшчеләр, инженерлар, техник белгечләр, бүлекчә җитәкчеләре белән горурлана. Аларның профессиональлеге һәм хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә конкурентлыкка сәләтле, инновацион суыткыч җайланмалары һәм махсус продукция булдырыла, җитештерү күләмнәре арта, югары технологияле продукциянең яңа төрләре үзләштерелә.

Импортны алмаштыру программаларын гамәлгә ашырып, завод Россиянең инжиниринг өлкәсендәге әйдәп баручы компанияләре белән хезмәттәшлекне планлы рәвештә үстерә.

Шәһәрне барлыкка китерүче POZIS предприятиесе 2025 елга яңа планнар, эш кәефе һәм оптимизм белән аяк баса. Безнең алда – яңа чикләр һәм яңа казанышлар! Уртак хезмәт белән без югары максатларга ирешә, предприятиене җитештерүнең яңа югары дәрәҗәсенә чыгара алачагыбызга ышанабыз. Бу иртәгесе көнгә ышаныч бирәчәк һәм, һичшиксез, завод һәм Яшел Үзән халкының социаль-икътисадый иминлегенә уңай йогынты ясаячак.

Яңа ел алдыннан хөрмәтле ветераннарыбызга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Нәкъ менә алар матди һәм рухи кыйммәтләргә нигез салды, алар безгә бүген актив үсәргә һәм куелган бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Яшь буын белән горурланабыз һәм сокланабыз. Аларга изге теләк белән мөрәҗәгать итәсе килә: сез – безнең киләчәгебез, хезмәт һәм иҗат потенциалыбыз. Завод һәм шәһәрнең иртәгәсе сезнең энергиягезгә, максатчанлыгыгызга һәм гражданлык позициясенә бәйле.

Бүген Украинадагы махсус хәрби операция зонасында булып, илебезнең милли мәнфәгатьләрен яклаучы, аның иминлеген ныгытучы якташларыбызга аерым җылы котлауларыбызны юллыйбыз. Барлык авырлыкларны һәм сынауларны сабыр гына кичерүче гаиләләренә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

Кадерле дуслар! Киләсе ел һәркем өчен уңышлы һәм бәрәкәтле, яңа мөмкинлекләр һәм казанышларга бай, матур вакыйгалар һәм игелекле эшләр белән тулы булсын.

Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык, татулык һәм лаеклы киләчәгебез хакына уңышлар телибез! Яңа ел белән!

Радик ХӘСӘНОВ, «ПОЗиС» АҖ генераль директоры, Константин АНТИПОВ, беренчел профсоюз оешмасы рәисе.

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев