«Поворотник»ны кабызмаган өчен нинди дә булса штраф санкция­ләре каралганмы?
Яшәеш

«Поворотник»ны кабызмаган өчен нинди дә булса штраф санкция­ләре каралганмы?

– Автомобиль йөртүче тарафыннан, борылу юнәлешен игълан итүче утны кабызу бурычы турында Юл йөрү кагыйдәләренең 8нче бүлегендә язылган.

Анда: «Хәрәкәт башында, бер полосадан икенчесенә күчкәндә, борылганда һәм транспорт чарасын туктатканда, аны йөртүче, тиешле юнәлешне күрсәтүче ут яктырткыч ярдәмендә сигнал бирергә тиеш» – дип  әйтелә. Әлеге таләпне бозучыга административ җаваплылык каралган. РФ КоАП 12.14 маддәсе буенча, «хәрәкәт башында, бер полосадан икенчесенә күчкәндә, борылганда һәм транспорт чарасын туктатканда юл йөрү кагыйдәләре таләпләрен үтәмәгән өчен кисәтү яки 500 сум күләмендә административ штраф каралган».

 


поворотник штраф за невключенный поворотник

Нет комментариев