Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Порт» яшьләр үзәгендә «Татарстан Республикасы студентларының IX конгрессы» башланды

Конгрессны студентларның актуаль проблемаларын ачыклау һәм аларны чишү юлларын эзләү максатыннан ТР Студентлар лигасы үткәрә.

Ул студентлар үсешенең төп векторлары билгеләнә торган төп мәйданчык булып тора, шулай ук студент яшьләренең социаль хәле һәм социаль-икътисади мәсьәләләренә кагылышлы иң мөһимнәрен хәл итү юллары эшләнә.

Яшел Үзәндә иҗат, спорт, социаль мәсьәләләр, студентлар үзидарәсе һәм эшмәкәрлек, медиа һәм башка юнәлешләр буенча берничә тематик мәйданчык үткәрелде.

Экспертлар сыйфатында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Денис Лулаков, яшьләр эшләре буенча бүлек җитәкчесе Ольга Волчкова, район башлыгының яшьләр сәясәте буенча ярдәмчесе Артур Камалеев һәм башкалар чыгыш ясады.

Чара безнең шәһәрдә 14 уку йортын, 100 дән артык катнашучыны һәм 21 экспертны берләштерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев