Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Помидорсыз әче (острый) аджика

БАКЧАЛАРЫБЫЗДА КАБАЧКИ, САРЫМСАК, БОРЫЧ ӨЛГЕРДЕ, АЛМАЛАР КОЕЛА - ӘРӘМ ИТМИК, ҖӘМӘГАТЬ, КЫШКА ӘЗЕРЛИК. МЕНӘ ДИГӘН РЕЦЕПТ СЕЗГӘ.

-Татлы борыч – 250 гр;

-Әче борыч – 20 гр

-Сарымсак – 45 гр

-Кабачки – 1 кг

-Алма – 200 гр

-Сыек май – 100 мл

-Тоз – 30 гр

-Шикәр комы – 50 гр

-Аш серкәсе – 30 мл

 

1.Борычларны юабыз, орлыкларыннан арындырабыз (әгәр дә борычлырак булсын дисәгез, әче борычның орлыкларын да калдырыгыз), берничә кисәккә бүләбез.

2.Сарымсакны чистартабыз.

3.Кабачкины юабыз, кабыгыннан һәм эченнән арындырабыз (1 кг чиста авырлык алынырга тиеш), ничек телисез, шулай турагыз.

4.Алманы юабыз, кабыгын чистартып, дүрт өлешкә бүләбез, орлыкларыннан арындырабыз.

5.Барлык әзерләнгән яшелчәләрне иттарткыч аша иң вак тишеклесе аркылы чыгартабыз.

6.Аджикага үсемлек мае кушабыз, тоз белән шикәр комын сибәбез һәм болгатабыз.

7.Кәстрүлне уртача утка куеп, катнашма кайнап чыкканнан соң 40 минут, аннары аш серкәсен салып тагын 10 минут пешерәбез.

8.Кайнап торган аджиканы стерильләштерелгән коры банкаларга тутырып, капкачлап куябыз. Җылы итеп төреп, суынып беткәнче, шулай тотабыз. Бик тәмле була.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев