Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Помидор аягы – дымда, башы корыда һәм җылыда булганны ярата

Башка яшелчә культуралары кебек, помидор да үзенә игътибар һәм кайгыртучанлык таләп итә, шунсыз мул уңышка өметләнәсе юк. Безнең киңәшләргә колак салыгыз әле.

Беренче киңәш: файдалы бөркү
Помидор куакчыкларының икенче, өченче чуклары чәчәк аткан вакытта, бор кислотасының сыек эремәсен бөркү серкәләрнең өлгерүенә, җимшәннәрнең күпләп яралуына һәм үсешенә уңай тәэсир итә. Шулар белән беррәттән, томатта яңа үсеш нокталары пәйда булуга, помидорларның баллануына булыша. Галимнәр фикеренчә, әлеге алымны куллану томатларның уңышын 20 процентка арттыра. 10 гр бор кислотасын 10 л суда эретеп, үсемлекләр чәчәк аткан чорда, өсләренә бер-ике мәртәбә бөркибез. Әлеге максаттан магний куллану да отышлы.
 
Икенче киңәш: җиңелчә селкетү
Помидорлар үз-үзләрен серкәләндерү үзлегенә ия. Табигый шартларда аларны җил агымы һәм бөҗәкләр серкәләндерә. Ә теплица эчендәге ябык грунтта үстергәндә, моны үзебезгә эшләргә туры килә. Бу бик гади: иртәнге якта өч-дүрт көнгә бер мәртәбә томатларны күтәртеп бәйләгән бауларны тарткалап, чәчәк аткан чукларны җиңелчә селкеткәләп узабыз. Тәҗрибәле бакчачылар бу процедура артыннан ук түтәлләргә су сибә, 1,5-2 сәгатьтән теплицаны җилләтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полезные советы помидоры как ухаживать за помидорами помидоры в теплице посадка и уход