Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Полиция «майорына» – чәчәк бәйләме, конфет һәм дүрт мең сум...

22 гыйнварда Заикин урамындагы Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең кизү тору частенә роза бәйләме тотып бер егет килеп керә. Ул полиция хезмәткәрләренең берсенең чәчәк бәйләменә заказ бирүен белдерә. Әмма полициядә беркемнең дә заказ бирмәве ачыклангач, курьер үзенең алдануын аңлый һәм шунда мошенниклык факты буенча гариза яза.

Зыян күрүче – чәчәк сата торган киоск сатучысы 19 яшьлек яшел үзәнледән полиция бүлегенә роза бәйләме илтеп бирүен сорый. Чәчәк сатучы клиентның телефонын да әйтеп җибәрә. Курьер егет күрсәтелгән номер буенча шалтырата. Ир үзен эчке эшләр майоры дип таныштыра, эше тыгыз булу сәбәпле хезмәттәшенең юбилеена чәчәк барып алырга вакыты юклыгын, килгәндә берәр коробка конфет та сатып алуын һәм юбилеен уздыручы хезмәттәше номерына 4 мең сум тирәсе акча күчерүне дә үтенеп сорый. Курьер бар сораганнарны да эшләп, берничә минуттан телефон аша аталган адрес буенча килеп җитә. Полициядә курьер заказ биргән полиция хезмәткәрен табуны сорый. Әмма аңа андый «майорның» полициядә юклыгын озак дәлилләргә туры килә. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре тарафыннан акчаның Краснодар краенда теркәлгән телефон исәбенә күчерелүе ачыкланып, оператив-эзләү эшләре алып барыла. 
Мондый очраклар соңгы вакытта Яшел Үзәндә еш кабатлана. Әйтик, ФСБның Яшел Үзән бүлегенә, кафе директорына, салым инспекторына чәчәкләр һәм конфетлар күтәреп килеп алданган таксист-курьерлар булмады түгел, булды. 
Буш вәгъдәләр өчен акча күчерүнең мошенниклар ысулы булуын онытмаска иде.

Лилиана Славкина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район мошенничество курьер майор полиции