Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Полицейскийлар Яшел Үзән кешесе алдаган корбаннарны эзли

Әлеге кеше чит ил кешеләренә гражданлык алуда ярдәм тәкъдим иткән һәм акча алып качып киткән.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан полицейскийлары Яшел Үзәндә яшәүче җинаятьче корбаннарын эзли, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

2014 елдан бирле ул Россиягә килгән чит ил кешеләренә гражданлык яки яшәү өчен рөхсәт алуда ярдәм тәкъдим иткән. Үз хезмәте өчен 60 меңнән 200 мең сумга кадәр акча сораган һәм акчаны алып качып киткән.

54 яшьлек Яшел Үзән районы кешесен 23 гыйнварда Казанда тоткарлаганнар.

Әлеге факт нигезендә аңа карата «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.

Полицейскийлар аның җиде җинаятьтә катнашы барлыгын ачыклый, шулай да алар тагын да күбрәк булырга мөмкин дип фаразлый.

Шуңа бәйле рәвештә, аны таныган барлык кешеләргә (843) 291-35-78, 291-35-36 телефоннары буенча Татарстан Эчке эшләр министрлыгына шалтыратуларын сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район мошенничество полиция

2
X