Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Полицейскийлар халыкның транспорт һәм кибетләрдә битлектән йөрү-йөрмәүләрен тикшерде

Пандемия башланганнан бирле инде ярты елдан артык вакыт узды, әмма республикада чикләү чараларының бер өлеше әлегә кадәр гамәлдә булуын дәвам итә.

  • Полиция хезмәткәрләре яңадан шәһәр урамнарына чыкты һәм казанлыларның транспорт һәм кибетләрдә маска режимын үтәүләрен тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләрен "Татар-информ" репортажын карап белергә мөмкин.


    Covid-19 пандемиясе аркасында кертелгән чикләү чараларын бетерүнең өченче этабына Татарстан августта ук күчте. Бу этапта кибетләрдә, җәмәгать транспортында һәм таксида саклык битлекләрен йөртү мәҗбүри булып кала.


    Бүген Казанда полиция хезмәткәрләре Казан халкы һәм кунакларының битлектән йөрүләрен тикшерде. Рейд Яңа Савин районында узды. Полиция хезмәткәрләре автобуслар һәм кибетләрдә кешеләрнең маскадан булу-булмавын тикшерде.


    Полиция хезмәткәрләре кергән беренче автобуста ук куркынычсызлык чараларын үтәмәгән кызны күреп ала. Автобустан чыгу үтенечен ишеткәч, ул гаҗәпләнеп: «Нигә?»- дип сорый.


    Автобустан чыккач, полиция хезмәткәрләре кызга административ беркетмә төзи һәм аңа бер меңнән алып утыз мең сумга кадәр штраф янавы турында кисәтә. Кыз, аптырап: "Ничә мең сумга кадәр?" - дип сорый.

    Полиция хезмәткәрләре штраф күләме хокук бозуның кабатлануына бәйле дип аңлаттылар. Әгәр кеше җаваплылыкка берничә тапкыр тартылса, суд инде минималь штраф суммасы белән генә чикләнмәячәк. Әмма, кагыйдә буларак, кеше беренче тапкыр гади кисәтү белән генә котыла ала.


    Полицейскийлар икенче маршрутта битлексез тагын бер кызны күрә. Аның янына хезмәткәрләр килү белән, пассажир шундук кесәсеннән битлек чыгара. Полицейскийларның: «Ник аны кимәдең?» - дигән соравына каршы, ул аптырап, онытылган, дип җавап бирә. Пассажирга, шулай ук, беркетмә төзелә.


    Рейд вакытында полицейскийларга ияк асларына төшерелгән маскалы пассажирлар да очрый. Берәүләр, хокук саклаучыларны күргәч, битлекне дөрес кияргә ашыга, икенчеләре - әллә ни әһәмият бирмәгәннәр.


    «Әгәр кешенең авызы гына томаланган булса, без аңа кисәтү ясыйбыз һәм битлеген дөрес киюне сорыйбыз. Ләкин без аңлыйбыз, кемгәдер чыннан да битлектә сулыш алу авыр, мондый мизгелләр дә була ", - дип сөйләде полиция хезмәткәре.


    Иҗтимагый транспорттан тыш, полиция хезмәткәрләре шәһәр кибетләрен тикшергән. Сатып алучылар транспорт пассажирларыннан аңлырак булып чыга - алар арасында битлексез бер генә кеше дә очрамый.


    Сүз уңаеннан, соңгы көннәрдә битлек кигән кешеләр саны артты - кайберәүләр аларны хәтта урамда да йөртәләр. Салкыннар килү белән, кешеләр коронавирус белән генә түгел, гади респиратор авырулардан да курка башладылар.


    "Мин даими рәвештә җәмәгать транспортында йөрим. Әле берничә көн элек кенә йөз кешедән автобуста сиксәне битлексез һәм егермесе - киресенчә, битлектән. Хәзер хәл тамырдан үзгәрде ", - дип уртаклашты тукталышта торган Казан кешесе.


    Нәтиҗәдә, тикшерү сәгате эчендә полиция хезмәткәрләре хокук бозучыларга өч беркетмә төзегән, алты пассажир белән әңгәмә корганнар.


    Саклау битлекләре кимәүчеләргә бердән алып утыз мең сумга кадәр штраф яный. Битлек режимны боза торган вазыйфаи затларга штрафлар, тагын да югарырак - 10 меңнән алып 50 меңгә кадәр, ә юридик затлар өчен - 100 дән 300 мең сумга кадәр.


    Әгәр хокук бозу кабатлана икән, татарстанлы 15 меңнән алып 50 меңгә кадәр, вазифаи затлар 300 мең сумнан алып ярты миллионга кадәр, юридик зат миллион сумга кадәр штраф түләячәк.


    Моннан тыш, республикада чит илләрдән кайткан татарстанлылар белән вәзгыятьне контрольдә тоталар. Татарстанга очып кайтканчы ук аларга дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә, анкета тутырырга, ә чит илдән кайткач, ПЦР методы белән тест тапшырырга һәм нәтиҗәләрне порталда урнаштырырга кирәк.


    Тест әзер булганчы, чит илдән очып килгән кеше үзизоляцияләү режимын үтәргә тиеш. Әлеге таләпне бозган очракта гражданин 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. Вазыйфаи зат, шулай ук, эшкуарлык эшчәнлеген юридик яктан төземичә гамәлгә ашыручы затлар 50 дән алып 150 гә кадәр, юридик затлар - 200

  •  

    меңнән алып ярты миллионга сумга кадәр штраф түлиячәк, яки аларның эшчәнлеге 90 тәүлеккә кадәр туктатылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев