Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Подполковникка умартачылык килешеп тора

Җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә (УГРО) эшкә килүчеләр күп булса да, сирәге генә анда кала, чөнки аның исеме генә яңгыравыклы, ә эше искиткеч четрекле, авыр һәм куркыныч. Күпләр бу авырлыкка түзә алмый һәм анда иң бирелгәннәр генә кала.

Отставкадагы милиция подполковнигы Илгиз Маннапов 7 яшеннән үк җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе  булырга тели. Сәбәбе Яшел Үзән районындагы бер авылда булган вакыйгага бәйле. Тумышы белән Казаннан булган кечкенә Илгиз әти-әниләре белән авылда әнисен партия линиясе буенча  авыл медпунктына фельдшер-акушер итеп җибәргәч яши башлый.  Илгиз анда сугыш ветераны, Советлар Союзы Герое улы белән дуслаша. Дуслыклары  ветеранның Герой медале югалганчы дәвам итә. Нәкъ шул вакытта  әбисе Илгизгә  туганының истәлекле медален бүләк итеп бирә. Ул аны шунда ук күкрәгенә кадап бөтенесенә горурланып күрсәтеп йөри. Көтмәгәндә Илгиз геройның аннан шикләнүен ишетеп белә. Малай чит кеше әйберен урламавын никадәр генә исбатламасын, аңа ышанмыйлар, хәтта әти-әнисе дә.  Озакламый медаль табыла, әмма Илгиздән берәү дә гафу үтенми. «Бик авыр булды, шунда мин  җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе булачакмын һәм гаделсезлекләргә юл куймаячакмын дип сүз бирдем» – ди Илгиз Ильяс улы.
Ул 23 елдан соң – 1989 елда милициядә 6 ел эшләгәннән соң гына бүлек җитәкчесе итеп билгеләнә. Аңа кадәр ул Яшел Үзән шәһәрендә 1нче урта мәктәпне тәмамлый, Камчатка флотилиясендә хезмәт итә. 1983 елда 24 яшьлек Илгиз ГРОВДның кадрлар бүлегенә  җинаять­челәрне эзләү бүлегендә эшләргә теләвен белдереп килә. Әмма вакансия­ләр булмый.

Лилиана Славкина.

Автор фотосы.

Тулы материал газетаның җомга санында (№72).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев