Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Подъездда калдырдыңмы – штраф

Баскыч мәйданы – гомуми файдалану урыны.

– 3 ел элек улым гаиләсе белән яңа йортка күченде. Яшәүчеләр өчен бик уңайлы итеп төзелгән: күршедәге ике йорт коймалап алынган, шлагбаум куелган, видеокүзәтү, яхшы һәм зур сыйдырышлы балалар һәм спорт мәйданчыгы бар. Миңа иң ошаганы – подъездның беренче катында почта тартмалары һәм халыкның зур габаритлы әйберләрен (велосипедлар, балалар коляскалары, самокатлар һ.б.) саклау өчен махсус урын булу, – дип шатлыгы белән уртаклашты бер танышым.
Зур габаритлы техниканы саклау мәсьәләсе гади түгел. Асылда, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр контрольлек итүче органнарның «кармагында» утыра һәм теләсә кайсы вакытта аларга шактый зур суммаларда штраф салырга мөмкиннәр.
Юристлар аңлатканча, подъездларда зур габаритлы әйберләр калдырган күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә 50 000 сумга кадәр штраф сала алалар.
Подъездларда зур әйберләр саклауга кагылышлы унлап норматив хокукый акт гамәлдә тора. Әйтик, Торак кодексы – милекчегә күп фатирлы йортта гомуми милек өлешенә хокукны беркетүче 36 һәм 37нче маддәләр, Гражданлык кодексы – 247нче маддә, Хөкүмәтнең 491 һәм 390нчы номерлы карарлары һәм «Янгын куркынычсызлыгы турында» федераль закон һәм башкалар.
Гади тел белән әйткәндә, велосипед яки балалар коляскасын яки теләсә нинди башка әйберне баскыч мәйданчыгында урнаштыру өчен, сезгә бик күп шартлар үтәргә кирәк. Иң беренче чиратта сездә барлык милекчеләрнең ризалыгы булырга тиеш (җыелыш карары), калдырган әйбер янучан булмасын (җиһаз һәм төзелеш материаллары шунда ук төшеп кала), йөрү өчен аралыкның 1,2 метр киңлектә булуы шарт, аңардан начар ис килә, кимерүчеләрне җәлеп итә, бозыла торган булмасын һәм башкалар.
Боларның барысы да яхшы, әмма янгынга каршы күзәтчелек сезне үз контроленә алырга мөмкин.


Подъездда зур габаритлы әйберләр калдыруга салынган штрафларның күбесе РФ КоАПның 20.4нче маддәсе белән билгеләнә. Маддә «янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу» дип атала.

Суммалары зур:
физик затлар өчен 5000 сумнан 15 000 сумга кадәр;
 кеше сәламәтлегенә җиңел яки уртача зыян яки гадәттән тыш хәл вакытында калган әйберләр аркасында чит милеккә зыян китерелгәндә физик затлар өчен 40 000 сумнан 50 000 сумга кадәр.
Ә торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре баскыч мәйданчык ларында көнкүреш әйберләрен, җиһазларны, ин вен тарьларны һәм башка әйберләрне саклауны бөтенләй тыя.


Шулай итеп, гади яшәү челәргә кирәк булган да, нинди норматив актны куллана алуларын аңлавы бик җиңел түгел.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, судлар, нигездә, идарәче оешмалар ягын сайлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев